+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 декабрь 2023, 22:17

Радий Хәбиров Максим Решетников белән очрашты

Бүген Уфаныңи "Торатау" Конгресс-холлында Русия икътисади үсеш министры Максим Решетниковның һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булды. Федераль ведомство җитәкчесе Башкортстанга ил төбәкләренең икътисад министрлары белән беренче координация киңәшмәсенә килде.

Радий Хәбиров Максим Решетников белән очрашты
Радий Хәбиров Максим Решетников белән очрашты

Очрашуда төбәкнең актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Максим Решетников федераль проектларны гамәлгә ашыруда Башкортстан тәҗрибәсен югары бәяләде. Шулай ук министр Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләрен ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Республика җитәкчесе яхшы икътисади динамикага ярдәм итүче министрлык белән нәтиҗәле уртак эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

- Русия Икътисади үсеш министрлыгы белән хезмәттәшлек безнең өчен бик мөһим. Безнең эшлекле һәм бик конструктив мөнәсәбәтләр урнашты, - диде Радий Хәбиров. - Аерым алганда, ведомство “Алга” махсус икътисади зонасын үстерү инициативаларын хуплады. Гомумән алганда, республикада җитештерү күләмнәренең үсеш темплары, инвестицияләр җәлеп итү, социаль-икътисади күрсәткечләр, чыннан да, начар түгел. Аңлашыла, безгә кайсы юнәлештә үсәргә мөмкинлекләр бар, әмма иң мөһиме - барлык мәсьәләләр буенча да уңай динамика бар.

Очрашу барышында Башкортстан Башлыгы шулай ук “Алга” махсус икътисади зонасын алга таба киңәйтү, Агыйдел шәһәрендә бизнес өчен территорияләр ачу, туристлык инфраструктурасының яңа объектларын булдыру, федераль грантлар алу конкурсларында республиканың катнашуы турындагы планнары белән уртаклашты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: