+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 декабрь 2023, 17:47

Радий Хәбиров: "Президентыбыз белән бергә булдык, бүген дә бергәбез һәм бергә булачакбыз"

Башкортстан Владимир Путинның Русия Президентын сайлауларда катнашу карарын хуплый, дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәбиров. Үз фикерен төбәк җитәкчесе телеграм-каналда белдерде.

Радий Хәбиров: "Президентыбыз белән бергә булдык, бүген дә бергәбез һәм бергә булачакбыз"Радий Хәбиров: "Президентыбыз белән бергә булдык, бүген дә бергәбез һәм бергә булачакбыз"
Радий Хәбиров: "Президентыбыз белән бергә булдык, бүген дә бергәбез һәм бергә булачакбыз"

"Башкортстан - һәрвакыт Президент белән бергә. Республика халкы Владимир Владимирович Путинның сайлауларда катнашуы турындагы карарын тулысынча хуплый.

Без азатлык һәм бәйсезлек өчен, яңа гадел дөнья төзү өчен көрәш шартларда, егетләребез батырларча Ватаныбыз өчен сугышканда, бөтен ил Җиңү хакына берләшкәндә, Президентның бу карары көрәшне дәвам итүгә, алга баруга һәм киләчәк өчен суверен, куәтле, бөек Русия төзүне дәвам итәргә этәргеч булды.

Владимир Владимирович бервакыт: «Башкортстанда, су тамчысындагы кебек, безнең бөтен Русия, аның мәдәниятләре, диннәре, телләре һәм халыклар дуслыгы күптөрлелеге чагылыш таба» дигән иде. Бүген дә Башкортстанның күпмилләтле халкы илебезнең ышанычлы таянычы булып тора.

Без Владимир Владимировичка барлык башлангычларыбызны хуплаганы, Башкортстан территориясендә көн саен кешеләрнең тормышын яхшыртучы мөһим гомумдәүләт проектларны һәм федераль программалары гамәлгә ашырылган өчен рәхмәтле.

Без һәрвакыт Русия белән, Президентыбыз белән бергә булдык, бүген дә бергә һәм бергә булачакбыз." - дип яза төбәк җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, бүген Владимир Путин 2024 елда яңа Президент срогына тәкъдим ителәчәген белдерде. Русия Президентын сайлаулар 2024 елның 15-17 мартында узачак. Ә Владимир Путинның туры линиясе һәм зур матбугат конференциясе 2023 елның 14 декабрендә узачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас