

Абу-Дабида Русия Президенты Владимир Путинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бән Заид Әл Нахайян белән сөйләшүләре узды.
Көн тәртибендә – күппланлы Русия-Әмирлек хезмәт-тәшлегенең торышы һәм алга таба үсеше перспективалары, шулай ук Якын Көнчыгыш төбәгенә акцент белән актуаль халыкара проблемалар.
Консультацияләр башланыр алдыннан “Каср әл-Ватан” сараенда Русия дәүләте башлыгының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты белән рәсми очрашуы булды.
Шул ук көнне Согуд Гарәбстаны Короле резиденциясе “Әл-Ямама” сараенда Владимир Путинның варис шаһзадә, Согуд Гарәбстаны Корольлеге Министрлар советы рәисе Мөхәммәд бән Сәлмән Әл Согуд белән сөйләшүләре үтте.
Шул ук көнне Русия лидеры Мәскәүгә кайтты, кичә Владимир Путинның тагын бер якын көнчыгыш лидеры – Иран Президенты Ибраһим Рәиси белән очрашуы узды.
Владимир Путинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Согуд Гарәбстанына бер көнлек эш сәфәре Америка истеблишментын бик нык дулкынландырды. “Bloomberg” басмасы билгеләп үтүенчә, бу сәфәр төп энергия чыганаклары җитештерүчеләрнең һәм АКШның күптәнге партнерларының Мәскәү белән элемтәдә торырга әзерлеге турында сөйли.
Русия лидерының сәфәрен бөтен дөнья киңкүләм мәгълүмат чаралары күзәтте. Америка басмалары, бу – АКШның санкцион сәясәте уңышсызлыгы, дип белдерде.
Владимир Путинның сәфәре Русияне изоляцияләүнең барып чыкмавын күрсәтә, дип саный Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе Григорий Карасин. “Коллектив Көнбатыш тарафыннан ике ел дәвамында Русиянең халыкара элемтәләре юлында төзелгән киртәләр тулысынча җимерелде”, – диде Григорий Карасин.
Владимир Путинның эш сәфәре турында тулырак “Кызыл таң”ның алдагы санында укырсыз.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.