+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 декабрь 2023, 08:45

“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”

Русия Президенты Владимир Путин 14 декабрьдә берләштерелгән “туры линия” һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында елга нәтиҗә ясаячак. Бу хакта журналистларга дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”
“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”

Махсус төзелгән студиядә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре – федераль медиа һәм Русия төбәкләреннән журналистлар, шулай ук Мәскәүдә аккредитацияләнгән чит ил журналистлары булачак. 1 декабрьдә Владимир Путин белән “туры линия” өчен гражданнардан сораулар кабул итү башланды.

Һәркем moskva-putinu.ru (москва-путину.рф), 0-40-40 номерына СМС яки ММС җибәреп һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча сорау бирергә мөмкин. Сораулар шулай ук Android платформасы өчен махсус мобиль кушымта аша кабул ителәчәк, аны программа сайтында алырга була.

Президентка текст һәм видеосорауларны “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша да җибәрергә мөмкин. Программаның рәсми төркемнәре - vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu. Сораулар 1-14 декабрьдә программа тәмамлангага кадәр кабул ителәчәк.

Сall-үзәк операторлары русиялеләрдән тәүлек буе сораулар кабул итә. Президентка сораулар бөтен илдән килә. Барлыгы берничә көн эчендә Президент адресына төрле темаларга 250 меңнән артык сорау килгән. Иң күбе - социаль түләүләр, махсус операция, сәламәтлек саклау турында. Моннан тыш, кешеләр үз идеяләре һәм тәкъдимнәре белән актив уртаклаша. Шулай итеп, төрле форматларны берләштерү нәтиҗәсендә чарада журналистлар гына түгел, Русиянең төрле почмакларыннан гражданнар да катнашачак.

Владимир Путин берләштерелгән йомгаклау чарасы барышында җавап бирәчәк сорауларны шәхсән үзе сайлаячак. Әмма эфирга эләкмәсә дә, бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак. Җавап һәркемгә биреләчәк.


Фото: vk.com/moskvaputinu

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас