

Махсус төзелгән студиядә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре – федераль медиа һәм Русия төбәкләреннән журналистлар, шулай ук Мәскәүдә аккредитацияләнгән чит ил журналистлары булачак. 1 декабрьдә Владимир Путин белән “туры линия” өчен гражданнардан сораулар кабул итү башланды.
Һәркем moskva-putinu.ru (москва-путину.рф), 0-40-40 номерына СМС яки ММС җибәреп һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча сорау бирергә мөмкин. Сораулар шулай ук Android платформасы өчен махсус мобиль кушымта аша кабул ителәчәк, аны программа сайтында алырга була.
Президентка текст һәм видеосорауларны “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша да җибәрергә мөмкин. Программаның рәсми төркемнәре - vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu. Сораулар 1-14 декабрьдә программа тәмамлангага кадәр кабул ителәчәк.
Владимир Путин берләштерелгән йомгаклау чарасы барышында җавап бирәчәк сорауларны шәхсән үзе сайлаячак. Әмма эфирга эләкмәсә дә, бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак. Җавап һәркемгә биреләчәк.
Фото: vk.com/moskvaputinu