

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, чит ил партнерлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек Русиядә күп процессларга йогынты ясый, шул исәптән инвестицияләр җәлеп итүгә, сәнәгатьне үстерү динамикасына, инновацияләрне кертү темпларына, халыкның керемнәренә.
- Президент узган ел ахырында дустанә илләрдән перспективалы партнерлар белән тышкы икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү бурычын куйды. Безнең товар әйләнешендә мондый дәүләтләр өлеше динамик рәвештә үсә, - дип ассызыклады Михаил Мишустин. - Санкция басымына карамастан хезмәттәшлекне җитди ныгыту бара. Барыннан да элек Евразия икътисади берлеге, БДБ һәм ШОС буенча партнерлар белән, шулай ук БРИКС, Азия-Тын океан төбәге, Якын һәм Урта Көнчыгыш, Африка, Латин Америкасы илләре белән. Тугыз ай эчендә бу дәүләтләр белән товар әйләнеше 21 процентка арткан. Иң югары үсеш Кытай, Төркия һәм Һиндстан белән сәүдә итүдә булды. Шулай ук Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бразилия лидерларында, - диде спикер.
Михаил Мишустин ассызыклаганча, 2030 елга товар әйләнешендә дустанә илләр өлеше 90 процентны узып китәргә мөмкин.
Фото: glavarb.ru