8 декабрьдә, Ватан Геройлары көне алдыннан Кремльдә Русия геройларына “Алтын Йолдыз” медальләрен тапшыру тантанасы узды. Чарада аеруча батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән 200дән артык кеше катнашты.
Тантана вакытында Русия Президенты Владимир Путин Ватан Геройларын тануны һәм хөрмәт итүне бурычы дип атады. Ул шулай ук билгеләп үтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шул исәптән бөтенләй яшь егетләр, гасырлар дәвамында Ватанны саклаучылар кебек үк, көчле рухка ия.
Бүләкләү тантанасыннан соң очрашуда катнашучылар белән әңгәмә вакытында Владимир Путин Русия Президенты сайлауларында үзенең катнашу планнары турында сөйләде. Аңа тиешле үтенеч белән Донецк Халык Республикасы парламенты спикеры Артем Жога (2022 елда Волновахта һәлак булган Русия Герое Владимир Жоганың әтисе) мөрәҗәгать итте. Владимир Путин белән әңгәмәдә катнашучылар арасында шулай ук Дагстанның атказанган укытучысы, һәлак булган сугышчы һәм Русия Герое Нурмагомед Гаджимагомедовның әнисе Сапижат Мазаева, Мәскәүнең 52нче дәваханәсе баш табибы Марьяна Лысенко, Русиянең атказанган шахтеры Эдуард Щербина, сержант Юрий Мизерный һәм башкалар бар иде.
“Төрле вакытта минем бу мәсьәлә буенча төрле фикерләрем бар иде. Ләкин мин аңлыйм: бүген башкача мөмкин дә түгел. Шулай булгач, Русия Президенты вазыйфасына үз кандидатурамны күрсәтәчәкмен”, – диде Владимир Путин тантанада катнашучылар белән әңгәмәдә.
Соңрак Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин белдерүенчә, Артем Жога Владимир Путинга Президент сайлауларында катнашу турындагы мөрәҗәгатендә Донбассның барлык халкының үтенечен белдерде.
Владимир Путинның белдерүен Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко шәрехләде. “Дәүләт башлыгы беркайчан да җаваплы карарлардан качмады һәм бүген ул моны тагын бер кат дәлилләде. Тарихи сайлау һәм борылыш вакытында ил, аның гражданнары мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә әзер булуын раслады. Мин ышанам, Владимир Владимирович белдерүен, барыннан да элек, русиялеләрнең мөрәҗәгатенә таянып, аларның ихтыярын һәм үтенечен исәпкә алып эшләде”, – дип язган ул үзенең Telegram-каналында.
Башкортстан Владимир Путинның Русия Президенты сайлауларында катнашу карарын хуплый, дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәбиров. Үз фикерен төбәк җитәкчесе Telegram-каналында белдерде:
“Башкортстан бүген – Президентыбыз белән бергә. Безнең республика халкы Владимир Владимирович Путинның дәүләт башлыгы сайлауларында катнашырга дигән тарихи һәм вакытлы карарын тулысынча хуплый.
Без азатлык һәм бәйсезлек, яңа гадел дөнья төзү өчен көрәш шартларында, егетләребез Ватаныбыз өчен батырларча сугышканда, бөтен ил Җиңү хакына берләшкәндә, Президентның бу карары көрәшне дәвам итүгә, алга баруга һәм киләчәк өчен суверен, куәтле, бөек Русия төзүне дәвам итәргә этәргеч булды.
Владимир Путин: “Башкортстанда, су тамчысындагы кебек, барлык мәдәни, дини, телләр төрлелеге, халыклар дуслыгы белән безнең бөтен Русия чагыла”, – дигән иде. Бүген дә Башкортстанның күпмилләтле халкы илебезнең ышанычлы таянычы булып тора.
Без Владимир Владимировичка барлык башлангычларыбызны хуплаганы, Башкортстан территориясендә көн саен кешеләрнең тормышын яхшыртучы мөһим гомумдәүләт проектлары һәм федераль программалар гамәлгә ашырылган өчен рәхмәтле.
Без һәрвакыт Русия белән, Президентыбыз белән бергә булдык, бүген дә бергә һәм киләчәктә дә бергә булачакбыз”.
Владимир Путин үзенең сайлауларда катнашуы турында игълан иткән мәйдан символик һәм сайлау алды кампаниясенең төп акценты турында сөйли, дип саный сәяси консультант Дмитрий Фетисов.
– Хәтта Владимир Путин үзенең сайлауда катнашуы турында артык официоздан башка, шәхси әңгәмәдә әйтте, шулай ук мәйданчык үзе дә кампаниянең төп юнәлеше турыдан-туры махсус хәрби операция, анда катнашучыларны яклау һәм җиңүне якынайту темасы булачагын ачык күрсәтә, – диде белгеч.
“Владимир Путинның яңа Президент срогына яңадан сайлау алды кампаниясе де-факто башланды, әмма дәүләтнең гамәлдәге башлыгы әле барлык кирәкле формальлекләрне дә башкарачак”, – дип хәбәр итте матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга. – Ул әле кандидат булып теркәлмәгән, барлык кирәкле формальлекләрне үтәргә кирәк, һәм шуннан соң гына ул инде сайлау алды кампаниясе барышында Президентлыкка кандидат булачак”.
Кремль вәкиле сүзләренә караганда, Владимир Путинның Ватан Геройлары көне уңаеннан уздырылган тантанада катнашучылар белән сөйләшү вакытында 2024 елгы сайлауларда катнашуы турында игълан итүе алдан әзерләнмәгән булган. Дәүләт башлыгы сайлауларда катнашырга ризалыгы турында Геройларның мөрәҗәгатенә җавапта әйткән.
– Без ил Президентын сайлау кампаниясендәге төп кандидатка гражданнар белән аралашуының тыйнак стиле хас булыр дип фаразлаган идек. Бу тулысынча расланды. Владимир Путин – танылган һәм бәхәссез лидер, – диде Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгының генеральный директоры Дмитрий Орлов. – Владимир Путинның эш-гамәлләрен илдә күпчелек хуплый, гамәлдәге дәүләт башлыгы тирәсендә масштаблы иҗтимагый коалиция барлыкка килде.
Белгеч фикеренчә, Президент кампаниясенең төп акценты инде ясалган: тыйнак стиль, реаль кешеләр белән тыныч һәм ачыктан-ачык сөйләшү, шулай ук илне үстерүнең анык юлын сайлау.
Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путин 14 декабрьдә берләштерел-гән “туры линия” һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында елга нәтиҗә ясаячак.
Махсус төзелгән студиядә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре – федераль медиа һәм Русия төбәкләреннән журналистлар, шулай ук Мәскәүдә аккредитацияләнгән чит ил журналистлары булачак. 1 декабрьдә Владимир Путин белән “туры линия” өчен гражданнардан сораулар кабул итү башланды.
Һәркем moskva-putinu.ru (москва-путину.рф), 0-40-40 номерына СМС яки ММС җибәреп һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча сорау бирергә мөмкин. Сораулар шулай ук Android платформасы өчен махсус мобиль кушымта аша кабул ителәчәк, аны программа сайтында алырга була.
Президентка текст һәм видеосорауларны “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша да җибәрергә мөмкин. Программаның рәсми төркемнәре –
vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu. Сораулар 1-14 декабрьдә программа тәмамланганга кадәр кабул ителәчәк.
Сall-үзәк операторлары русиялеләрдән тәүлек буе сораулар кабул итә. Президентка сораулар бөтен илдән килә. Шулай итеп, төрле форматларны берләштерү нәтиҗәсендә чарада журналистлар гына түгел, Русиянең төрле почмакларыннан гражданнар да катнашачак.
Владимир Путин берләштерелгән йомгаклау чарасы барышында җавап бирәчәк сорауларны шәхсән үзе сайлаячак. Әмма эфирга эләкмәсә дә, бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак. Җавап һәркемгә биреләчәк.
Владимир Путинның сайлауларда катнашу турындагы белдерүеннән соң, 14 декабрьдә булачак дәүләт башлыгы белән “туры линия”гә мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек арткан.
– Активлык кешеләрнең үз Президенты тирәсендә берләшүе белән бәйле һәм шул ук вакытта аларның ярдәм итәргә әзер булуы турында сөйли. Бу, мөгаен, быелгы “туры линия”нең үзенчәлеге булыр, – диде Дмитрий Песков.
Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрдә русиялеләр Владимир Путинга теләктәшлек белдерә һәм аны киләчәктә дә Русия Президенты итеп күрергә теләүләре турында әйтәләр.
Шул ук вакытта...
Узган атнада Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Согуд Гарәбстанында булды, Мәскәүдә Иран Президенты Ибраһим Рәиси белән очрашты, Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абделфәттах Сиси һәм Израиль Премьер-министры Биньямин Нетаньяху белән телефоннан сөйләште.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.