

Радий Хәбиров Бангладеш белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үтте. Нәтиҗәле хезмәттәшлек мисалы сыйфатында төбәк җитәкчесе "Башинка" предприятиесе тәҗрибәсен билгеләп үтте. Агымдагы елда ул Бангладеш белән үз эшен башлады.
Камрул Әхсән Радий Хәбировка җылы кабул итү һәм хезмәттәшлекне үстерүгә омтылыш өчен рәхмәт белдерде.
- Без киләчәктә дә сезнең республика белән дустанә мөнәсәбәтләр корырга әзер, - дип билгеләп үтте Камрул Әхсән. - Әлегә без сездән ашламалар импортлыйбыз, ә экспорт поставкалары, нигездә, текстиль белән бәйле. Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән алга таба нинди юнәлешләрне үстерәчәгебез турында фикер алыштык.
Илче, шулай ук, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту зарурлыгына игътибар итте.
Фото: glavarb.ru