

Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Русия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителүенә кагылышлы үз фикерен җиткергән.
"Башка вариант юк һәм була да алмый, — дип кистереп әйткән якташыбыз. — Владимир Владимировичның башлаган эшләре бар, һәм ул аларны уңышлы тәмамларга тиеш. Ул - конкрет кеше. Эш кешесе. Мин улыма да әйтә киләм, яңа Русия тарихында бу - беренче аек фикерле Президент. Туры һәм образлы мәгънәдә."
Салават Зәки улы, шулай ук, мартта Русия Президентын сайлауга мотлак барачагын әйткән.
Фото: РИА "Новости"