+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 декабрь 2023, 04:20

“Туры линия” - халык белән аралашуның нәтиҗәле ысулы

Русия Президенты Владимир Путин 14 декабрьдә берләштерелгән “туры линия” һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында агымдагы елга нәтиҗә ясаячак. Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова шушы уңайдан үз фикерен белдерде.

“Туры линия” - халык белән аралашуның нәтиҗәле ысулы“Туры линия” - халык белән аралашуның нәтиҗәле ысулы
“Туры линия” - халык белән аралашуның нәтиҗәле ысулы
- Президентыбызның “туры линия”се ил халкы өчен генә мөһим түгел, аны бөтен дөнья җәмәгатьчелеге күзәтеп тора. Безнең лидер илне үстерү һәм тышкы сәясәттә нинди өстенлекләр булуы турында сөйли. Матбугат конференциясе дә, “туры линия”дә - ул халык белән аралашуның нәтиҗәле элемтә каналлары, - диде Эльвира Аеткулова. - Бу формат Президент өчен конкрет кешеләрнең үтенече белән дә, геосәяси хәл буенча да бердәй дәрәҗәдә мөһим.

Владимир Путинның барысы белән дә диалог төзи белүе, барлык вакыйгалар буенча хәбәрдар булуы, ә иң мөһиме - һәр мәсьәлә буенча аның лидерлыгын һәм шундый зур күпмилләтле ил белән җитәкчелек итү хокукын раслый. Минемчә, киләсе сайлаулар һәм, әлбәттә, Гаилә елы, традицион кыйммәтләрне саклау, махсус хәрби операция темасы буенча күп сораулар булачак. Һәркемнең хәзер үз соравын бирү мөмкинлеге бар, бәлки, нәкъ менә алар “туры линия”дә яңгырар та. Барлык сораулар кешеләрне бүген барыннан да бигрәк нәрсә борчуын анализлау өчен мәгълүмат базасы булып тора. Барыгызны да актив катнашырга һәм, һичшиксез, трансляцияне карарга чакырам!

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас