Дискуссияне алып баручылар – дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков, Беренче канал алып баручысы Екатерина Березовская һәм “Россия-1” журналисты Павел Зарубин.
Дәүләт башлыгына бирелгән беренче сорау аның яңа Президент срогына сайлану карары белән бәйле иде. Владимир Путиннан аның ил эчендә һәм аннан читтә нинди бурычларны мөһим дип санавы турында сорадылар.
– Мин бу хакта инде күп тапкырлар әйттем, ләкин кабатлау артык булмас. Русия кебек ил өчен суверенитетсыз яшәү мөмкин түгел. Шуңа күрә иң мөһиме – суверенитетны ныгыту. Бу – бик киң төшенчә. Тышкы суверенитетны ныгыту илнең оборона куәтен, тышкы контурлар буенча иминлекне, иҗтимагый суверенитетны ныгыту, безнең сәяси системаны, парламентаризмны үстерү дигән сүз. Һәм, ниһаять, икътисад өлкәсендә суверенитет иминлеген тәэмин итү. Финанс, икътисади, технологик суверенитет – Русиянең киләчәге, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Фото: kremlin.ru