+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 декабрь 2023, 06:25

Франциядә Путинның бер сүзенә сокланганнар

Франция сәясәтчесе Филиппо Путинның Европа Берлеге лидерларын дөрес сурәтләвен әйткән.

Франциядә Путинның бер сүзенә сокланганнарФранциядә Путинның бер сүзенә сокланганнар
Франциядә Путинның бер сүзенә сокланганнар

“Русия Президенты Владимир Путин, Европа Берлеге илләре лидерларын коллаборационистлар белән чагыштырып, бик хаклы”, — мондый фикерне Франциянең "Патриоты" партиясе лидеры Флориан Филиппо социаль челтәрдәге үзенең битендә язган.

Ул Владимир Путинның зур матбугат конференциясендә һәм туры эфирда әйткән сүзләренә аңлатма биргән. Эфир барышында Русия Президенты Европа Берлеге лидерларының күбесе тышкы яктан француз генералы Шарль де Голль кебек героик булып күренергә тырыша, ә чынлыкта үзләрен маршал Филипп Петен кебек тоталар, дип белдерде. Филипп Петен Икенче бөтендөнья сугышы вакытында "коллаборационист” булып киткән һәм оккупантлар ихтыярына буйсынган.

"Путин бүген Европа Берлеге илләре лидерларына бәя биргәндә 100 процент хаклы!” — дип язган Филиппо.

Фото: “ria.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас