"Известия" хәбәр иткәнчә, исемлеккә дистәләгән танылган артист, спортчы һәм сәясәтче кергән. Алар арасында Артем Жога, Надежда Бабкина, Полина Гагарина, Лариса Долина, Стас Михайлов, Никита Михалков, Татьяна Навка, Евгений Плющенко, Леонид Бокерия, Захар Прилепин һәм башкалар бар.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, дәүләт башлыгын сайлау 2024 елның 17 мартына билгеләнде. Соңрак Үзәк сайлау комиссиясе бу сайлауларны берничә көн рәттән үткәрү мөмкинлеген карады. Законнар моны рөхсәт итә.
Шулай итеп, сайлаулар өч көн дәвамында — 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак, дигән карар кабул ителде.
Фото: башинформ