

Съезд чараларында Русия Президенты Владимир Путин, «Бердәм Русия» партиясе җитәкчесе, илнең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, партиянең югары җитәкчелеге, төбәк бүлекчәләре секретарьлары һәм делегатлар - бөтен илдән барлыгы меңнән артык кеше катнашты.
Съездның пленар утырышында Владимир Путин «Бердәм Русия»не илнең әйдәп баручы сәяси көче дип атады.
- Мондый абруй, җәмәгатьчелек ышанычы «Бердәм Русия»нең ачык патриотик позициясенә, кешеләр мәнфәгатьләрендә күпьеллык эш нәтиҗәләренә, дәүләтне ныгытуга, илне үстерүгә һәм барлык төбәкләребезгә нигезләнә, – диде дәүләт башлыгы. - Без бергәләп сынауларны җиңдек, бергәләп уңышларга ирештек, бергә безгә Русия мәнфәгатьләрендә күп нәрсә эшләргә кирәк әле. Бүген һәркемгә зур җаваплылык йөкләнә. Безнең алда - тарихи бурычлар. Аларның күләме көчләрне берләштерүне, барлык патриотик көчләрнең бердәмлеген таләп итә.
«Бердәм Русия» өчен бу, беренче чиратта, киеренке эшкә, алга барырга, күбрәккә ирешергә әзерлек дигәнне аңлата. Бөтен ил халкы белән бергә Русиянең суверенитетын, иреген, иминлеген, безгә кадерле булган барлык нәрсәне – безнең тарихыбызны, мәдәниятебезне, кыйммәтләребезне һәм традицияләребезне яклау. Икътисадны, социаль өлкәне, фәнни-технологик потенциалны кешеләр мәнфәгатьләрендә, миллионлаган гаиләнең иминлеген ныгыту. Һәм, әлбәттә, җәмгыятьне берләштерү өчен эшләү.
Съездда партия Русия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын яклау турында бертавыштан карар кабул итте, җитәкче органнарның кадрлар ротациясен үткәрде.