

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе юллады. Аны республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев укыды.
– Сезне чын йөрәктән Башкортстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 30 еллыгы белән котлыйм! Безнең республика тирән хокукый тради-цияләр белән аерылып тора, – диде Искәндәр Әхмәтвәлиев. – Бездә һәрвакыт көчле конституционалистлар мәктәбе булды, грамоталы юристлар эшли, көчле профессор-укытучылар составы бар. Юбилей датасы – безнең конституционализмның үсеш тарихын һәм теоретик нигезләрен искә төшерү, бу өлкәдә фикер алышу һәм тупланган тәҗрибә белән уртаклашу өчен яхшы сәбәп. 1993 елгы Башкортстан Конституциясе заманча таләпләргә вакытында җайлашырга сәләтле шактый сыгылмалы хокукый акт булып кала. Соңгы еллардагы иң мөһим үзгәрешләр 2020 елда Гомумрусия тавыш бирү барышында гражданнарыбыз хуплаган Русия Федерациясе Консти-туциясенә төзәтмәләрдә чагылдырылды.
Искәндәр Әхмәтвәлиев Башкортстанның танылган юристларына республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Республика парламенты Рәисе урынбасары Илшат Таҗетдинов Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзен җиткерде.
– Конституция принциплары һәм нормалары тормышка ашып кына калмый, ул республиканың тотрыклы үсе-шенең төп стратегик юнәлеше дә булып тора, – диде Илшат Таҗетдинов. – Күп очракта Башкортстанның Төп законында беркетелгән принциплар ярдәмендә төбәкнең нәтиҗәле үсешен, республиканың күпмилләтле халкы алдында барлык социаль йөкләмәләрне үтәүне һәм аның тормышы һәрьяклап яхшыруын тәэмин итә торган власть органнары системасын төзи алдык.
Башкортстанның Конституцион советы рәисе Хәйдәр Вәлиев документның төзелү тарихы турында җентекләп сөйләде, шулай ук конференциядә нә-тиҗәле эш өчен катнашучыларга рәхмәт белдерде.
– 30 ел – истәлекле дата гына түгел, ә тарихи әһәмияткә ия вакыйга да, – диде Хәйдәр Вәлиев.
Башкортстан Конституцион советы рәисе, шулай ук конференция республиканың фәнни-гамәли тормышында мөһим адым булачак, галимнәр-хокук белгечләре үткәрә торган конституцион-хокукый тикшеренүләргә саллы өлеш кертәчәк, хокук өлкәсендә фәнни эзләнүләрне дәвам итүгә этәргеч бирәчәк, төбәк законнарын алга таба камилләштерүгә һәм дәүләт институтларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Татарстан һәм Саха (Якутия) республикалары Конституцион советлары рәисләре Илгиз Гыйләҗев һәм Петр Гоголев, чарада катнашучыларга һәм кунакларга видеоконференция режимында мөрәҗәгать итеп, конституцион принципларга һәм нормаларга тугры калу дәүләтчелекне ныгыта, шәхес, дәүләт һәм гражданнар җәмгыятенең алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итә, дип билгеләделәр.
Шулай ук Мәскәү, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрнең фәнни берлекләре вәкилләре чыгыш ясады.
Катнашучылар Башкортстанның социаль-икътисади үсешендә конституцион өстенлекләр, Конституциянең нормаларын һәм принципларын гамәлгә ашыру проблемалары һәм перспективалары, 2020 елгы конституцион реформа, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яңа конституцион өстенлекләр яктылыгында яклау турында фикер алышты. Конференция конституционализм теоретиклары һәм практиклары тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы булды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.