

Русия Президентына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабы мәгълүматы буенча, имзалар җыю Уфа, Стәрлетамак, Салават, Белорет, Бөре, Октябрьский, Чишмә, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрендә алып барылачак.
Үз тавышыңны эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә республиканың эре сәүдә үзәкләрендә бирергә мөмкин булачак.
Имзалар җыюны волонтерлар һәм яшьләр оешмалары активистлары, төрле ирекле хәрәкәтләр, шул исәптән «Яшь гвардия», «Русия студентлар отрядлары», «Яшьләр сәясәте лигасы», «Җиңү волонтерлары», «БашРегионСпас», Русия яшьләр берлеге һәм башкалар оештыра.
Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/politics/2023-12-24/v-bashkirii-nachalsya-sbor-podpisey-za-kandidaturu-putina-na-vyborah-prezidenta-3580034