+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 декабрь 2023, 13:55

Башкортстанда Владимир Путинны яклап култамгалар җыю актив бара

23 декабрьдә Башкортстанның битараф булмаган гражданнары – волонтерлар һәм республиканың яшьләр оешмалары вәкилләре, 2024 елның мартында узачак Президент сайлауларында Владимир Путинны тәкъдим итүне хуплап, култамгалар җыюга кереште.

Башкортстанда Владимир Путинны яклап култамгалар җыю актив бараБашкортстанда Владимир Путинны яклап култамгалар җыю актив бара
Башкортстанда Владимир Путинны яклап култамгалар җыю актив бара

Русия Президентына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабы мәгълүматы буенча, култамгалар җыю Уфа, Стәрлетамак, Салават, Белорет, Бөре, Октябрьский, Чишмә, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә алып барылачак. Үз тавышыңны эш һәм ял көннәрендә республиканың эре сәүдә үзәкләрендә бирергә мөмкин булачак.

Култамгаларны волонтерлар һәм яшьләр оешмалары активистлары, төрле ирекле хәрәкәтләр, шул исәптән “Яшь гвардия”, “Русия студентлар отрядлары”, “Яшьләр сәясәте лигасы”, “Җиңү волонтерлары”, “БашРегионСпас”, “Русия яшьләр берлеге” һәм башка оешмалар җыя.

28 декабрьдә башкалабыз Уфаның Октябрь районындагы “Сипайлово” сәүдә-сервис комплексында култамга җыю ноктасы ачылды. Биредә М. Акмулла исемендәге БДПУның студентлар отряды штабыннан Кемран Әскаров һәм Башкортстан кооператив институтының "Эдельвейс" студент-сервис отряды комиссары Егор Елькин култамгалар җыя. Аларның сүзләренә караганда, башкала халкы култамгалар җыюда актив катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Русия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә ил Президенты сайлаулары 2024 елның 15-17 мартында узачак. Владимир Путин үз-үзен күрсәтү тәртибендә тавышка куелырга карар кабул иткәнгә күрә, Русия Федерациясе законнары нигезендә аңа Үзәк сайлау комиссиясенә үз ярдәменә 300 мең култамга тапшырырга кирәк.

22 декабрьдә Башкортстанда Русия Президентына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабы эшли башлады. Ул Уфаның Зәки Вәлиди урамы, 1 адресы буенча урнашкан.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас