Русия Президенты Владимир Путинның дөнья иминлеге буенча «сенсацион белдерү» белән чыгыш ясарга әзерләнүе турындагы мәгълүмат ялган, дип хәбәр итте «РИА Новости»га Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
«Юк. Бу ялган", - диде ул.
Песков сүзләренчә, Путинның белдерүе турында хәбәрләр телеграм-каналларда күренә башлаган.
Кичә, 2 гыйнварда, 213 мең кешелек аудиторияле «Политджойстик» телеграм-каналы алдагы ике көндә Путин «дөнья иминлеге мәсьәләләре буенча һәм, аерым алганда, Украина кейсы буенча сенсацион белдерү ясый ала”, - дип язды. Постта белдерү "ультиматум түгел, ә үз параметрлары буенча каты булачак” дип билгеләнә.
Фото: “life.ru”