“Иң яраткан, көтелгән христиан бәйрәмнәренең берсе мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм гаделлек идеаллары тирәсендә миллионлаган кешене берләштерә. Бу какшамас кыйммәтләр безнең ил тарихында аерым роль уйный, гасырлар дәвамында җәмгыятьнең ышанычлы рухи, әхлакый терәге булып хезмәт итә.
Һәм, әлбәттә, дини оешмаларның безнең геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Донбасс һәм Новороссия халкына ярдәм итүгә юнәлтелгән тырышлыгы тирән, ихлас хөрмәткә лаек”, – диелгән Кремль сайтында урнаштырылган котлауда.
Президент Владимир Путин Раштуа алдыннан Мәскәү янындагы Ново-Огареводагы резиденциясендә махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең гаилә әгъзалары белән очрашты. Аралашудан соң балалар һәм тол хатыннар белән бергә бәйрәм гыйбадәте кылды.
Фото: kremlin.ru