+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Сәясәт
9 гыйнвар 2024, 06:38
Башкортстан Владимир Путинның үз-үзен тәкъдим итүен хуплап имзалар тапшырды
Башкортстаннан Үзәк сайлау штабына Владимир Путинның Русия Федерациясе Президенты вазыйфасына үз-үзен тәкъдим итүен хуплап имзалар китерелде. Бу турыда төбәк сайлау штабы хәбәр итә. Мәгълүм булуынча, имза җыю бөтен республика буенча оештырылды, пунктларда эш һәм ял көннәрендә волонтерлар, яшьләр оешмалары һәм иреклеләр хәрәкәтләре активистлары кизү торды.
Башкортстан Владимир Путинның үз-үзен тәкъдим итүен хуплап имзалар тапшырды
“Бүген без Владимир Путин кандидатурасын хуплауны имзалау кәгазьләренең беренче партиясен тапшырдык. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, култамга җыю 23 декабрьдә башланды, бу эш ял көннәрендә дә оештырылды һәм арытаба да бөтен республика буенча дәвам итәчәк. Республика халкының активлыгына караганда, алар лидерыбыз яклы”, – диде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
“Имзаларны кабул итү пунктлары бөтен республика буенча, зур шәһәрләрдә, нигездә сәүдә үзәкләре мәйданчыкларда, күпфункцияле үзәкләрдә урнашкан. Аларның эш графигы төрле, нигездә кичке 5тән 9га кадәр, – ди “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” республика бүлекчәсе җитәкчесе Оскар Лютов.
“Минем күп кенә танышларым Владимир Путин өчен имзалар җыюда волонтерлар булырга теләк белдерде, алар өчен Русия Президенты кем булачагы мөһим. Безнең яшьләр хәрәкәтенең аңлы булуы Башкортстанда актив һәм сәяси яктан белемле яшьләр яшәвен күрсәтә”, – ди Башкортстан студентлар отрядлары идарәсе рәисе Ирина Сухарева.
Владимир Путинның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, ил төбәкләрендә барлыгы 1,3 миллионнан артык имза җыелган. Бу эш 21 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
https://putin2024.ru/novosti/sobrano-bolee-1-mln-300-tysyach-podpisey-v-podderzhku-kandidata-na-dolzhnost-prezidenta-rf-vladimira
.
Исегезгә төшерәбез, 5 гыйнварда Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларда катнашу өчен беренче кандидатларны теркәде. Алар Леонид Слуцкий һәм Владислав Даванков.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Автор:
Алсу Нуриманова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"