+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 гыйнвар 2024, 15:45

Благовещен районы хакимияте башлыгы итеп Анна Карабанова билгеләнде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Совет депутатлары бертавыштан Анна Карабанованы контракт буенча Благовещен районы хакимияте башлыгы вазыйфасына билгеләү өчен тавыш бирде.

Благовещен районы хакимияте башлыгы итеп Анна Карабанова билгеләндеБлаговещен районы хакимияте башлыгы итеп Анна Карабанова билгеләнде
Благовещен районы хакимияте башлыгы итеп Анна Карабанова билгеләнде

Исегезгә төшерәбез, муниципалитетның элекке башлыгы Олег Голов, узган елның октябрендә - Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты булып сайлану, ә аннары Русия Федерациясе сенаторы сыйфатында Федерация Советына эшкә күчү сәбәпле, вәкаләтләреннән вакытыннан алда китте.

Анна Карабанова 2019 елдан бирле Благовещен районы хакимияте башлыгының эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде, ә 2023 елның октябреннән муниципалитет җитәкчесе вазыйфасын башкарды.

Совет утырышында Радий Хәбиров район хакимияте башлыгы вазыйфасында башкарган эшләре өчен Олег Головка рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитетның яңа башлыгын сайлаганда район идарә командасында күчәкилүчәнлекне саклап калу мөһим булды. Радий Хәбиров, шулай ук, Благовещен районы үсешенең төп бурычларын билгеләде.

Радий Хәбиров муниципалитетның яңа җитәкчесенә һәм районның идарә командасына уңышлар теләде. Утырыш ахырында Анна Карабанова депутатларга аңа ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас