Сүз яңалыкларны һәм, аерым алганда, иҗтимагый-сәяси көн тәртибен уку үзенчәлекләре һәм кагыйдәләре турында барды. Мәгълүмат күләме көннән-көн арта, шунлыктан анда ялганны чынбарлыктан аеру авырлаша бара.
Волонтерлар белән осталык дәресе гади һәм һәркемгә аңлаешлы методикаларга багышланган иде, алар мәгълүматның дөреслеген билгеләргә, фейкларны һәм Русиягә дус булмаган илләр тарафыннан актив алып барылучы манипуляцияләүне фаш итәргә мөмкинлек бирә.
Бу мәсьәлә аеруча сайлау кампаниясе алдыннан бик актуаль, анда провокацияләр активлыгы арта барачак кына әле.
Фото: башинформ.рф