Документта, аерым алганда, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү кирәклеге турында әйтелә.
"Безнең уртак бурыч — һәлак булган сугышчы иптәшләребезнең гаиләләренә ярдәм итү, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль гарантияләр системасын эзлекле рәвештә ныгыту, медицина ярдәменең, реабилитация программаларының нәтиҗәлелеген арттыру. Һәм, әлбәттә, төп өстенлек – фронт үткән геройлар үзләрен төрле өлкәләрдә: икътисад тармакларында, бизнеста, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарында, урындагы үзидарәдә тулысынча тормышка ашыра алсын өчен шартлар тудыру", – дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Фото: "© РИА Новости "