Рухани, Фаил Алчинов* ислам экстремистик оешмалары йогынтысына эләккән һәм аннан беркайчан да чыкмаган, дип саный. Хәмзә хәзрәт «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына моңа кагылышлы үз фикерен белдерде.
"Фаил Алчинов* белән буласы хәл күптән билгеле иде инде. 7-8 ел элек мин, Баймак мәчетендә һәм Урал аръягы ахуны булып эшләгәндә, Фаил Алчиновка* яшьләрне берләштерү өстендә бергәләп эшләргә, эчкечелеккә каршы көрәшергә, спортны үстерергә тәкъдим иттем. Моның өчен безнең тирәдә бик күп мөмкинлекләр бар иде. Ләкин ул йөз чөерде. Эш шунда ки, ул вакытта ук аның янында Русиядә тыелган ислам экстремистик оешмаларыннан кешеләр булды. Аннары аларның кайберләре хөкем ителде, әмма шунда ук Фаил Алчиновны* ваһһабитлар үз кочагына алды. Бүгенге көнгә кадәр алар Фаил Алчиновны яклый. Алар арасында Казахстанга, Төркиягә, Мисырга мобилизациядән качкан, әмма хәзер Русиягә кайткан һәм кара эшләре белән шөгыльләнүен дәвам иткән кешеләр күп. Фаил Алчинов* алар кулында, йогынтысы астында, ул алардан беркая да китә алмый.
Фаил Алчиновның* яхшы машинасы бар, аның Уфада ике фатиры бар, ул - дүрт бала атасы, шул ук вакытта беркайда да эшләми, ә гаиләсен һәм мөлкәтен тәэмин итәргә кирәк. Аның оешмасы беркайда да теркәлмәгән. Акча каян килә?
Ул мине ишетмәде, мине тыңларга теләмәде, үзен тәкәббер тотты. Фаил Алчиновның* мондый позициясе һәм тәртибе аны әлеге суд карарына китереп җиткерде.
Ваһһабитлар кешеләрне бик оста итеп алдап тота. Алар мине дә җәлеп итәргә тырышты. Ләкин мин аларның максатларын беләм һәм моның өчен алты ел Ислам университетында укыдым. Без, теологлар буларак, мондый радикаль агымнар белән көрәшергә өйрәндек.
Фаил Алчинов* телне, табигатьне яклау турында игълан итә. Әмма шулай итеп халык мәдәниятен һәм экологиясен якламыйлар. Хөкүмәт, халык белән бергә цивилизацияле юлдан барырга кирәк. Баймакта җыелган кешеләргә килгәндә, анда суд утырышы узды. Ә ни өчен алар арасында интеллигенция, студентлар юк? Анда бик күп өлкән яшьтәге кешеләр бар иде. Ләкин шуны әйтергә телим: безнең халык көчле. Тиздән мин махсус хәрби операция уздыру зонасындагы эшчәнлегемә әйләнеп кайтачакмын, әмма әле Башкортстанда булганда кешеләр белән очрашулар үткәрәм һәм аларның аралашырга әзер булуын һәм республиканың чәчәк атуын чын күңелдән теләвен күрәм. Бездә өлкәннәр ярдәмчел һәм бик прогрессив. Алар сугышчыларга актив ярдәм итә һәм боларның барысын да бик яхшы белә.
Исегезгә төшерәбез: бүген суд экстремист Фаил Алчиновны* Русия җинаять кодексының «Үзара нәфрәт яисә дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү» турында 282 мәддәсенең 1нче өлеше буенча гаепле дип тапты һәм дүрт елга гомум режимлы колониягә хөкем итте.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, "Росфинмониторинг" Фаил Алчиновны* элегрәк террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән иде.
* "Росфинмониторинг"ның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән.