+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 гыйнвар 2024, 16:55

Дәүләт җыелышы-Корылтай мөрәҗәгать кабул итте

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары республика халкына мөрәҗәгать кабул итте. Анда, аерым алганда, болай диелә.

© bashinform.ru© bashinform.ru
Фото:© bashinform.ru

"Хөрмәтле республика халкы! Без, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, ватандашларыбызга, якташларыбызга – гомумән, Ватаныбыз язмышына битараф булмаган, туган республикабызда тынычлык сакларга омтылучы һәркемгә мөрәҗәгать итәбез.

Ватан тарихы дәвамында безнең уртак мул җиребездә күптән берләшкән халыклар, мәдәният һәм дин, телләр һәм гореф-гадәтләрдәге аермаларга карамастан, һәрвакыт бердәм, күпмилләтле гаилә булып, яхшы күршеләр буларак яшәгәннәр, бер-берсенә ярдәм иткәннәр, шатлык һәм кайгы уртаклашканнар. Туганнар гаиләсендә ызгыш чәчәргә тырышкан кешеләр гомум тәнкыйтькә дучар ителгән.

Башкортстан - илебезнең ышанычлы таянычы гына түгел, ә күп гасырлар дәвамында йөз утыздан артык милләтнең миллионлаган вәкилләре өчен туган җир булып торучы урын да.

Гасырдан-гасырга Башкортстан сугышчылары үз батырлыклары һәм фидакарьлекләре, ә кайвакыт үз гомерләре бәрабәренә туган Ватанга мәхәббәтләрен исбатлый. Бүген күп кенә якташларыбыз алгы сызыкта кулларына корал тотып, Русиянең суверенитетын һәм киләчәген яклыйлар. Меңләгән ватандашыбыз волонтерлар буларак, СВО әгъзаларына гуманитар ярдәм күрсәтә, нацизм чиреннән азат ителгән төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итә, яраланганнарны коткара, сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итә. Без Геройларыбыз белән горурланабыз!

Шул ук вакытта аерым деструктив элементлар, санлы пиар-технологияләр белән оста эш итеп, республикадагы иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне тотрыксызландырырга, нәфрәт уты кабызырга һәм халыклар арасында дошманлык орлыклары чәчәргә тырыша. Алар безнең улларыбызны һәм кызларыбызны киңкүләм урам акцияләренә чакыра, аларны куркыныч астына куя, кемнәрнеңдер үз файдасын гына эзләгән түбән максатларына ирешү өчен аларның язмышларын җимерә. Алар үзләренең заказчыларының безгә каршы тулы масштаблы гибрид сугыш алып баруларыннан, дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын хәрби җиңелүләреннән һәм әхлакый уңышсызлыкларыннан читкә юнәлтергә тырышу бурычын үтиләр.

Баймак районындагы хәлләр экстремистик һәм милләтчелек эшчәнлегенең нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерә алуын күрсәтте.

Без республика халкыннан үзегезне ялгыш юлга юнәлтергә, хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итәргә, үз-үзегез белән уйнауга юл куймавыгызны сорыйбыз. Бу әле сезнең гаделлек, туган якны ярату хисләрегезне, ышанычыгызны илебезгә зыян китерү өчен куллануның беренче һәм соңгы омтылышы булмас.

Шуны онытмагыз: рөхсәтсез акцияләр һәм провокацияләр күпмилләтле халкыбызны тулысынча юк итү өчен сугыш алып баручыларга кирәк. Алданмагыз! Уяу һәм акыллы булыгыз!

Без интеллигенциягә, киңкүләм мәгълүмат чараларына, экспертлар берләшмәсенә мөрәҗәгать итәбез: җәмәгатьчелеккә нәфрәт бацилласын кертергә тырышуда катнашмагыз. Безнең уртак бурыч - экстремистларның гамәлләренә ачык җавап бирү, аңлату эшләре алып бару. Без Украина мисалында нацизм һәм шовинизм вирусы белән зарарланган ил белән ниләр булуын күрдек - ул тышкы идарәгә күчә һәм котылгысыз һәлакәткә илтә.

Без ил Президенты В. В. Путинның күпмилләтле дәүләтебезне үстерү буенча сәясәтен, аның Русия Федерациясе суверенитетын яклау буенча гамәлләрен, шулай ук республика Башлыгы Р. Ф. Хәбировның төбәкнең социаль-икътисади үсешенә, халыкларыбызның тынычлыгын һәм татулыгын, бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән карарларын тулысынча хуплыйбыз.

Башкортстан игелек һәм татулык территориясе, Русия дәүләтчелегенең ышанычлы таянычы булды һәм булачак! Киләчәккә бергә барыйк!"

Читайте нас