- Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләре системасын алга таба камилләштерү максатларында "Русия Федерациясенең атказанган урындагы үзидарә хезмәткәре" дигән мактаулы исем булдырырга карар итәм", - диелә документта.
Мактаулы исемгә кемне тәкъдим итә алалар:
- урындагы үзидарәдә эшләүче югары профессионал кешеләрне;
- урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләрен;
- муниципаль берәмлекләр советлары хезмәткәрләрен;
- коммерцияле булмаган оешмаларның хезмәткәрләрен.
Мактаулы исем алу өчен нигез шәхси казанышлар булырга мөмкин:
- гражданнарның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә;
- Русия законнарын гамәлгә ашыру өчен аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыруда;
- урындагы үзидарә үсешендә;
- профессиональ эшчәнлектә башка нәтиҗәләргә ирешүдә.
Мактаулы исемне алуга дәгъва итүчеләр 20 елдан да ким булмаган вакыт урындагы үзидарә өлкәсендә эшләргә, дәүләт хакимияте органнарының бүләкләренә ия булырга тиеш.
Әлфия Батырова.
Фото: "Кремлин.ру" сайтыннан.