Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә Казахстан белән икътисади-гуманитар партнерлык төзүнең төп принциплары турында сөйләде һәм Башкортстан делегациясенең чит илгә визитына беренче нәтиҗәләр ясады.
Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров «Казахстан-Башкортстан» бизнес-форумын ачу тантанасында чыгыш ясады. Чара Казахстанның 400 предприятиесе һәм 70 Башкортстан компаниясе вәкилләре катнашлыгында шәһәрнең Конгресс-үзәгендә узды. Чарада ике төбәктән дә инвесторлар өчен мөмкинлекләр һәм уртак проектлар перспективалары турында фикер алышынды.
Астанада Башкортстан делегациясенең Казахстан Республикасының әйдәүче транспорт-логистика компаниясе вәкилләре белән очрашуының икенче блогы да узды. Делегация вәкилләре Башкортстан мөмкинлекләре турында фикер алышты. Республикабызның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, Казахстан бу юнәлештә ышанычлы партнер булырга мөмкин.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның рәсми очрашуы узды. Яклар Казахстан һәм Башкортстан арасында сәүдә-икътисади, сәнәгать, инвестиция һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне тагын да ныгыту буенча чаралар турында фикер алышты.
Соңрак Радий Хәбиров һәм Казахстан Премьер-министры Алихан Смаиловның очрашуы узды. Анда ике якның Хөкүмәт әгъзалары катнашты. Көн тәртибендә сәүдә-икътисади секторда уртак эш юнәлешләре, сәнәгать элемтәләрен ныгыту, шулай ук мәдәни, гуманитар, социаль, мәгариф һәм туристик программаларны үстерү булды.
- Ике төбәк арасында - тугандаш мөнәсәбәтләр. Бездә электән килгән тарих һәм уртак тамырлар бар, бу бик мөһим. Бу буш сүзләр түгел. Мин һәрвакыт әйтәм, без монда килгәч, үзебезне өйдә кебек хис итәбез. Һәм безнең Казахстан коллегаларыбыз безнең белән эшләргә ярата. Чөнки без дә аларны үзебездә кунакчыл кабул итәбез, уңайлы шартлар булдырабыз. Әлбәттә, эшлекле мөнәсәбәтләр, карарлар кабул итү тизлеге, компетентлыкка нигезләнгән нәтиҗәле хезмәттәшлек - зур роль уйный. Өч еллык уртак эш чорын карасак, безнең эшчәнлек нәтиҗәләре яхшы. Объектив күрсәткечләр товар әйләнешенең үсешен күрсәтә. Бу - мөгаен, хезмәттәшлек үсешенең төп индикаторы, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru