Токаев ассызыклаганча, Башкортстан Казахстанның Русия Федерациясе белән стратегик партнерлыгында аерым урын алып тора.
- Хөрмәтле Радий Фәритович, Сезне Астанада сәламләвемә бик шатмын. Сезнең сәфәрегез Казахстан һәм Русия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләргә өстәмә импульс бирү ягыннан зур әһәмияткә ия дип саныйм. Бу юнәлештә Башкортстан белән хезмәттәшлек мөһим әһәмияткә ия. Без индустрия, агросәнәгать комплексы, гуманитар өлкәдәге элемтәләребезне диверсификацияләү өчен барлык көчебезне куябыз. Бу өлештә безнең перспективаларыбыз бик яхшы дип уйлыйм, – диде Президент.
Радий Хәбиров Казахстан җитәкчелегенә нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
- Хөрмәтле Касым-Жомарт Кемелевич! Беренчедән, очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без Сезнең Башкортстан белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә игътибарыгызны тоябыз. Казахстанның идарә командасы безнең белән бик килешеп эшли. Ике-өч ел эчендә без товар әйләнешенең һәм сәнәгать кооперациясенең күләмен шактый арттырдык. Бүген Астанага «Казахстан-Башкортстан» бизнес-форумына безнең эшкуарлар һәм бизнесменнар белән зур делегация килде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru