"Безнең партиялеләр тарафыннан 2,1 миллион имза җыелды. Лидер-төбәкләр: Кемеров өлкәсе (74 меңнән артык), Чувашия Республикасы (64 мең) һәм Башкортстан Республикасы 58,5 мең имза җыйды, - дип билгеләп үтте “Бердәм Русия” партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак.
Ул Бердәм култамгалар җыю көнендә дүрт меңгә якын җыю пункты - төбәк һәм урындагы башкарма комитетлары, иҗтимагый кабул итү бүлмәлре, иҗтимагый ярдәм штаблары эшләвен ассызыклады.
Кандидатны хуплап имзалар көн саен Башкортстанның төрле муниципаль берәмлекләрендә, шул исәптән төбәк сайлау штабында җыелды.
Исегезгә төшерәбез, 16 гыйнварда, бөтен республика буенча Бердәм култамгалар җыю көнендә, шул исәптән "Бердәм Русия" волонтерлары һәм активистлар Владимир Путинны Русия Федерациясе Президенты вазыйфасына тәкъдим итүне хуплап имзалар җыйдылар.
- Мәйданчыкларда төрле яшьтәге кешеләр, һөнәр, волонтерлык берләшмәләре һәм үзләренең гражданлык позицияләрен белдерергә теләүчеләр булды. Төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренең илебезнең алга таба үсешен һәм киләчәген билгели торган шундый мөһим чарага никадәр битараф булмауларын, хәтта безнең төбәкнең иң ерак почмакларында яшәүчеләрнең дә үз имзаларын куюларын һәм наказлар калдыруларын күрү шатлыклы. Башкортстанда беренче көненнән үк партия активы, яшь гвардиячеләр, партия тарафдарлары, ОНФ активистлары, имзалар җыюда актив катнаштылар. Безнең өчен нинди илдә яшәвебез мөһим, безнең өчен Русия лидеры - горурлык һәм иртәгесе көнгә ышаныч, - дип шәрехләде "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
Фото: t.me/turchak_andrey