Төбәк сайлау штабы хезмәткәрләре, журналистлар, волонтерлар җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә төп үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Очрашуда катнашучылар үзгәрешләр бик күп, әмма алар этаплап уза, шуңа күрә аерым аспектларны һәм казанышларны анализлап кына нтиҗәне аңлыйсың, дип билгеләделәр.
Чорларны һәм агымдагы җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә: сәламәтлек саклау, мәгариф, фәндә казанышларны чагыштырганда, прогресс тулысынча аңлашыла. Мәсәлән, Башкортстанда 2000 елдан башлап 2102 мәктәп ремонтланды, ә 175 мәктәп төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Очрашуда шулай ук күләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат җиткерү һәм агитация уздыру өлешендә сайлау законнары турында да фикер алыштылар.
Санлы мәгълүматларга һәм реаль мисалларга нигезләнгән реаль фактларга туры килә торган мәгълүматны дөрес яктырту мөһим.
Фото: Төбәк сайлау штабы.