Русия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, узган елда илнең яңа территорияләрен үстерү комплекслы программасына 1,83 триллион сум акча бүлеп бирелгән.
Русиянең яңа субъектларын социаль-икътисади үстерү буенча киңәшмәдә Путин хакимиятләрнең 300 чарадан торган комплекслы программаны эшләтеп җибәрүе турында сөйләде. Русия Президенты яңа төбәкләрнең социаль-икътисади интеграциясе яхшы темп белән бара, дип өстәде.
- Акча исәпләнгән, алар бар, һәм алар нәтиҗәле файдаланылырга тиеш. Ел саен шул ук күләмдә акча бүлү турында уйларга кирәк», - дип билгеләп үтте ул.
#ВладимирПутин
Фото: lenta.ru