+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 февраль 2024, 06:05

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә яңа рәис

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп бертавыштан 49 яшьлек Азат Галимханов сайланды. Мондый карар төбәкнең Үзәк сайлау комиссиясенең 29 гыйнварда үткән 66нчы утырышында кабул ителде, дип яза “Башинформ” агентлыгы.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә яңа рәисБашкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә яңа рәис
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә яңа рәис


Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь ахырында Илона Макаренко республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булудан туктады.


24 гыйнварда Русия Үзәк сайлау комиссиясе, комиссия рәисе вазыйфасына сайлану өчен, Башкортстан Үзәк сайлау ко­миссиясенә Азат Галимханов кандидатурасын тәкъ­дим итте. Русия Үзәк сайлау комиссия­сенең 151нче утырышында шундый тәкъдим белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко чыгыш ясады.


29 гыйнварда Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ви­деокон­ференцэлемтә режимында катнашып, Евгений Шевченко болай диде: “Бу карар бик мөһим.

Тавыш бирүгә кадәр 45 көн кала Башкортстан кебек күпмил­ләтле һәм күпкон­фес­сияле республикада мондый вазыйфага керү җи­ңел түгел. Азат Булат улы җаваплылыкның бөтен дәрәҗәсен аңлый һәм, безгә калса, сайлаулар үтәкүренмәле һәм легитим үтсен өчен тырышачак”.


Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин бил­геләп үтүенчә, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасына сайлау – бик җаваплы адым.


“Ышанам ки, Сез үзе­гезгә йөкләнгән барлык бурычларны да лаеклы тормышка ашырырсыз”, – диде Максим Забелин, Азат Галимхановка мө­рәҗәгать итеп.


2023 елның декаб­рендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Үзәк сайлау комиссиясе составын үзгәрт­те. Уфа Фән һәм тех­нологияләр уни­вер­сите­тының мәга­риф эшчәнлеге буенча проректоры Азат Галимхановны республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләү турындагы документ хокукый мәгълү­матның рәсми порталында басылган.


“Ил Президенты сайлауларына кадәр нибары 45 көн калды. Мин ышанам, Русия Үзәк сайлау комиссиясе һәм Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе ярдәме белән без аны гамәлдәге законнар ниге­зендә оештыра һәм үткәрә алабыз”, – диде Азат Галимханов.


Өстәп, шуны әйтергә кирәк: мартта Русия Президентын сайлау кампа­ниясеннән тыш, сен­тябрьдә Башкортстанда төбәк Башлыгын сайлаулар үтәчәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас