+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 февраль 2024, 14:25

Русия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә халыктан наказлар килә

Русия Президенты вазыйфасын кандидат Владимир Владимирович Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә Башкортстан халкыннан сайлау алды программасына кертү өчен наказлар һәм тәкъдимнәр килү дәвам итә. Кабул итү бүлмәсенә инициатив гражданнар, төрле һөнәр ияләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук җәмәгатьчелек фикере лидерлары килә.

Русия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә халыктан наказлар киләРусия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә халыктан наказлар килә
Русия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә халыктан наказлар килә

Шушы көннәрдә кабул итү бүлмәсенә «Мы за СВОих Уфа» волонтерлык төркеме активистлары мөрәҗәгать итте.

"Безнең волонтёр төркеме күп санда битараф булмаган гражданнарны берләштерә, алар йөрәк чакыруы буенча СВО сугышчыларына ярдәм итү эшенә кушылды. Без маскировка челтәрләре үрәбез, блиндаж шәмнәре, исән калу беләзекләре әзерләү белән дә шөгыльләнәбез. Шулай ук гуманитар ярдәм җыюны оештырабыз", - дип сөйли төркем җитәкчесе Ольга Вязовая.

"Бүген күп кенә волонтер хәрәкәтләренең рәсми теркәлүе юк һәм юридик яктан рәсмиләштерелмәгән, ә моның өчен вакыт, көч һәм финанс таләп ителә", - дип билгеләп үтә Ольга Михайловна.

Волонтерлар исеменнән ул наказ сыйфатында төбәкләрдә волонтерлар хәрәкәтләре оешмасы әгъзаларының сыйфатына теркәлә алырлык ассоциацияләр яисә волонтерлар хәрәкәтләре берлекләре төзү мөмкинлеген булдыруны һәм алга таба финанс һәм хокукый инструментлардан юридик затлар буларак файдаланырга тәкъдим итте. Мәсәлән, грантлар конкурсларында катнашырга һ.б.

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Мы за СВОих Уфа» волонтерлык төркеме тәкъдиме кандидатның Үзәк сайлау штабына җибәреләчәген билгеләп үттеләр.

Искәртәбез, Русия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Владимирович Путинның Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе кандидатның Төбәк сайлау штабы мәйданчыгында урнашкан: Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 1нче йорт.

Кандидатның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә теге яки бу өлкәне камилләштерү буенча тәкъдимнәр, илебезне үстерү башлангычларын калдырырга теләгән Башкортстанда яшәүче теләсә кайсы кеше килергә мөмкин.

Фото: Русия Президентына кандидат В.В. Путинның Башкортстан Республикасындагы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас