+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 февраль 2024, 09:04

Башкортстан җәмәгатьчелеге сайлауларда күзәтүчеләр булачак

Республиканың коммерция карамагында булмаган 24 оешмасы 2024 елның 15-17 мартында узачак Русия Президенты сайлауларында тавыш бирүне күзәтүдә катнашу турында Башкортстанның Иҗтимагый палатасы белән килешү имзалады.

Башкортстан җәмәгатьчелеге сайлауларда күзәтүчеләр булачакБашкортстан җәмәгатьчелеге сайлауларда күзәтүчеләр булачак
Башкортстан җәмәгатьчелеге сайлауларда күзәтүчеләр булачак
Алар арасында: Русия адвокатлары гильдиясе, Яшьләр иҗтимагый палатасы, Башкортстан муниципаль берәмлекләре советы, Башкортстан Журналистлар берлеге, Яшьләр сәясәте лигасы, Бөтендөнья башкортлар корылтае, Русия эзтабарлар хәрәкәте һәм башкалар.

Документ коммерция карамагында булмаган оешмаларның көчләрне берләштерергә һәм сайлауларның гаделлеген, ачыклыгын тәэмин итәргә әзерлеген ныгыта. Иҗтимагый палата республиканың гражданлык җәмгыяте вәкилләренең сайлау процессының барлык этаплары буенча җәмәгать контролен гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачагына гарантия бирә.

- Без лига командасы белән күзәтүче булырга булдык. Без тавыш бирүнең бөтен механизмын өйрәнергә, аның ничек үтүен «эчтән» карарга һәм бу турыда сөйләргә телибез. Безнең төп роль — барысы да гадел булсын өчен эшләү, — дип уртаклашты яшьләр сәясәте лигасы активисты Алена Синицына.

Башкортстандагы сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова билгеләп үткәнчә, төбәктә Президент сайлауларында тавыш бирү барышын 10 меңгә якын кеше күзәтәчәк. Алар - табиблар, укытучылар, эшкуарлар, пенсионерлар һәм хуҗабикәләр, студентлар һәм җәмәгать эшлеклеләре. Барлык күзәтүчеләр дә алдан әзерлек үтә, сайлау процедурасы кагыйдәләрен, норматив-хокукый базаны һәм тавыш бирүнең ачыклыгын тәэмин итү өчен барлык кирәкле инструментларны өйрәнә.

- Безнең Башкортстанда коммерция карамагында булмаган көчле сектор бар, төбәк тормышында актив катнашкан, битараф булмаган кешеләр күп. Актив яшьләр күп. Алар илнең киләчәгенә битараф түгел, шуңа күрә алар Башкортстан территориясендә Президент сайлаулары гадел һәм ачык узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер, — дип ассызыклады Лида Исаргакова.

Актив сайлау хокукына ия, Русиянең балигъ булган гражданы күзәтүче була ала. Бу статусны вазыйфа биләүче кешеләр, депутатлар, урындагы хакимият башлыклары һәм аларның карамагындагы хезмәткәрләр, шулай ук прокурорлар, судьялар һәм сайлау комиссияләре әгъзалары алалмый. Башкортстанда иҗтимагый күзәтүче булырга теләүчеләр республиканың Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгать итә ала.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас