Президент сәхнәгә чыкты, анда аны өч мең яшь кеше көтә иде. “Бу – бик зур отряд. Өч мең кеше Мәскәүгә килде. Ә “Беренчеләр хәрәкәте”нә кыска вакыт эчендә инде 4,7-5 миллионга якын кеше кушылды”, – дип билгеләде ул. Владимир Путин хәрәкәт чараларында инде җиде миллион кеше катнашуын да сызык өстенә алды. “Бу – бик зур армия!” – диде ул горурлык белән.
Хәрәкәтнең съезды “Россия” күргәзмә-форумы мәйданчыгында узды. “Монда соңгы 10-15-20 елда илебез ирешкән казанышларны күрсәтергә теләдек, һәм безнең горурланырлык нәрсәләребез күп”, – дип ассызыклады Владимир Путин. Аның сүзләренә караганда, монда тәкъдим ителгән әйберләр турында кайчандыр хыяллана гына идек. Владимир Путин узган гасыр башында Владивостокта булган почта открыткаларын искә төшерде. “Анда кешеләр күптән хыялланган күпер сурәтләнгән, алар ул кайчан да булса төзелерме, дип уйлаган... Бүген бу күпер инде бар, без аны төзедек. Биредә кешеләр элек хыяллана да алмаган тагын бик күп казанышлар куелган”, – диде Президент һәм катнашучыларны ныкышмалы рәвештә зур максатларга омтылырга чакырды.
“Беренчеләр хәрәкәте” 2022 елда Русия Президенты ярдәме белән оештырылды, бу вакыт эчендә оешма күп нәрсә эшләргә өлгерде. Владимир Путин аның махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүдәге ролен билгеләде. “Махсус хәрби операция кысаларында Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы кешеләргә, алгы сызыктагы яугирләргә өч миллион хат юлланган”, – диде ул. Президент шулай ук хәрәкәтнең башка күп кенә анык эшләре турында да әйтте: балалар Халыклар бердәмлеге көненә 2 миллион төп агач утырткан, 400 меңгә якын китап җыйган һәм аларны Донбасс һәм Новороссиядәге яшьтәшләренә җибәргән.
Владимир Путин “Беренчеләр хәрәкәте”ндә катнашучылар киләчәктә тагын күп файдалы эшләр башкарачак һәм монда аларга остазлары ярдәм итәчәк, дип ышана. “Алар сезнең белән һәрвакыт булды һәм булачак”, – диде Президент һәм залда утыручыларны аларга хор белән рәхмәт әйтергә чакырды. Җавап итеп, күп тапкырлар рәхмәт, аннары “Русия, Русия, Русия!” дигән сүзләр яңгырады. Алга таба балалар Русия гимнын башкарды. Президент үзе дә хорга кушылып, гимнны башкарды.
“Россия” күргәзмә-форумында Владимир Путин шулай ук VK (“ВКонтакте”) павильонында булды. Ул VK Play һәм VK Видео уен платформасы стендларын карады. Һәм анда компания проектларында катнашучы балалар белән аралашты. Малайларның берсе Владимир Путинга вертикаль видео белән шөгыльләнүе турында сөйләде. “Вертикаль видео нәрсә ул?” – дип кызыксынды Президент. Ул Президентка бу VK-клиплар өчен кыска видео, дип аңлатты. Владимир Путин, шулай ук, малайның видеоны ничек монтажлавын, эшкә күпме вакыт китүен, идеяләр кайдан алынуын, соңгы клипта нинди һөнәр турында сөйләнүен сорады. “Соңгы клип автомеханик турында булды”, – дип җавап бирде бала. “Син аның турында мавыктыргыч итеп сөйләдең, шулай булгач, мөгаен, күпләр автомеханик булырга теләгәннәрдер”, – дип елмайды Владимир Путин.
2022 елның җәендә “Беренчеләр хәрәкәте”нә нигез салынганнан соң бер елдан бераз күбрәк вакыт эчендә аның турында, ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, ата-аналарның – 60 һәм 6-18 яшькә кадәрге балаларның 67 проценты беләләр. Аның белән кызыксынуны ата-аналар балаларның үз берләшмәләре булмавы белән аңлата. Ата-аналарның 74 проценты “Беренчеләр хәрәкәте”н хуплый. Ә менә балаларның 70 проценты яңа бөтенрусия оешмасының мөмкинлекләре һәм активлыгы белән кызыксына. Шул ук вакытта “Беренчеләр хәрәкәте”нә кергән сораштыруда катнашкан балаларның абсолют күпчелеге (93 проценты) үз дусларына алар үрнәгенә иярергә киңәш итә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.