+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 февраль 2024, 16:52

Андрей Назаров: "Бу ел Башкортстан-Беларусь мөнәсәбәтләре өчен истәлекле булачак"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Минскида «Башкортстан-Беларусь» бизнес-форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Спикер нәрсәләр турында сөйләде?

Андрей Назаров: "Бу ел Башкортстан-Беларусь мөнәсәбәтләре өчен истәлекле булачак"Андрей Назаров: "Бу ел Башкортстан-Беларусь мөнәсәбәтләре өчен истәлекле булачак"
Андрей Назаров: "Бу ел Башкортстан-Беларусь мөнәсәбәтләре өчен истәлекле булачак"

- Билгеләп үтәм, бу ел Башкортстан-Беларусь мөнәсәбәтләре өчен истәлекле
булачак. Безнең хезмәттәшлек рәсми дәрәҗәдә чирек гасыр дәвам итә. Белорус коллегалары белән барлык мәсьәләләрне без бертуганнар кебек хәл итәбез. Һәр проект «гаилә советы»нда формалаштырыла һәм камилләштерелә дип әйтеп була. Һәм мондый хезмәттәшлекнең бер мисалы - ашлык киптерү җиһазлары җитештерүче «АМКОДОР-Агидель» заводын төзү буенча уникаль механизмны эшләү һәм уңышлы сынау. Әлеге проектны гамәлгә ашырганда 20 мең квадрат метр мәйданлы җитештерү комплексы төзелешен республика үз өстенә алды. Без бу бурычны рекордлы 9 айда үтәдек, - дип сөйләде Андрей Назаров.

Уникаль тәҗрибә Белоруссия инвесторларын кызыксындырган, алар башка производстволарны да Башкортстан территориясендә урнаштырырга ниятли. Планлаштырылган инвестицияләр суммасы 60 миллиард сумнан артып китә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас