+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 февраль 2024, 16:51

Радий Хәбиров һәм Роман Головченко очрашу үткәрделәр

9 февральдә Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко очрашу үткәрделәр. Алар «Башкортстан-Беларусь» бизнес–форумының пленар утырышында катнашты.

Радий Хәбиров һәм Роман Головченко очрашу үткәрделәрРадий Хәбиров һәм Роман Головченко очрашу үткәрделәр
Радий Хәбиров һәм Роман Головченко очрашу үткәрделәр

«Башкортстан-Беларусь» бизнес–форумы башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы B2B форматындагы сөйләшүләр зонасында булды. Биредә безнең республикадан 54 предприятие һәм 350дән артык белорус компаниясе вәкилләре катнашты.

Пленар утырышта Роман Головченко эшлекле активлыкны стимуллаштыру, бизнес вәкилләре арасында яңа элемтәләр урнаштыру һәм үстерү буенча актив эшне билгеләп үтте. Радий Хәбиров үзенең чыгышында Беларусь белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

- Безнең коллегаларыбызга шуны әйтәсебез килә: Беларусь безнең өчен, Башкортостан өчен - төп эшлекле партнер һәм тугандаш республика. Буш сүз түгел бу. Моның нәкъ шулай булуын без йөрәгебез белән тоябыз. Беларусь дусларыбызның безне ничек кабул итүен дә күрәбез, - диде Радий Хәбиров.

Ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш керткән өчен Роман Головченко Радий Хәбировны Беларусьның Мактау грамотасы белән бүләкләде. Радий Хәбиров, үз чиратында, Белоруссия предприятиеләре, оешмалары һәм үсеш институтлары җитәкчеләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Алга таба яклар Минск ратушасы янында узучы «Кунакчыл Башкортстан" гастрономия фестивалендә булды. Фестиваль мәйданчыгында республикабыз халыкларының бай кулинар һәм мәдәни традицияләре тәкъдим ителде. Радий Хәбиров һәм Роман Головченко республика халыкларының традицион киемнәре һәм бизәнү әйберләре күргәзмә-ярминкәсендә булдылар, кулинар продукцияне татып карадылар һәм «Башкортстанда һәм Беларусьта озын гомерлелек» проекты кысаларында Минскига килгән туристлар белән аралаштылар.

Журналистлар белән дә интервьюда Радий Хәбиров һәм Роман Головченко «Башкортстан-Беларусь» бизнес–форумы мәйданчыгында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү принциплары һәм алымнары турында сөйләделәр.

- Без элек билгеләгән планнар бүген инде тормышка ашыру, яки хәтта тәмамлану стадиясендә. Шуңа күрә бер урында тормас өчен безгә даими рәвештә яңа ниятләр турында уйларга кирәк. Без бу хакта Роман Александрович белән килештек. Безнең һәм Белоруссия ягыннан кайбер тәкъдимнәр инде кертелә. Бу тышкы икътисади мөнәсәбәтләргә, сәнәгать кооперациясенә, мәдәни-гуманитар мөнәсәбәтләргә кагыла. Һәм бу, чыннан да, авиарейсларның тулылыгына тәэсир итәчәк. Башта без ярдәм итәчәкбез, мондый ташуларны субсидияләячәкбез. Без Башкортстан һәм Белоруссия халкын бер-беребезгә сәяхәткә чакырырга телибез. Бу - бик мөһим эш, ул шул исәптән тирән икътисади нәтиҗәгә дә китерә, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас