+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 февраль 2024, 07:25

“Русия үз кешеләрен, үзен һәм киләчәген яклый”

Президент Владимир Путин Америка журналисты Такер Карлсонга интервью бирде.9 февральдә Америка журналисты, “Tucker Carlson Network” видеоплатформасына нигез салучы Такер Карлсон үз сайтында Мәскәүдә яздырылган Русия Президенты Владимир Путин белән интервьюны бастырды. Сөйләшү 2 сәгать 6 минут дәвам итте, бу вакыт эчендә Русия лидеры якынча 60 сорауга җавап бирде. Президент Владимир Путинның интервьюсы миллиард тирәсе карау җыйды, дип белдерде “Россия сегодня” медиатөркеменең һәм RT телеканалының баш мөхәррире Маргарита Симоньян “Россия 1” телеканалында “Владимир Соловьев белән кич” программасы эфирында. Русия Президентының төп белдерүләре – түбән­дәге материалда.

“Русия үз кешеләрен, үзен һәм киләчәген яклый”“Русия үз кешеләрен, үзен һәм киләчәген яклый”
“Русия үз кешеләрен, үзен һәм киләчәген яклый”
Украина буенча сөй­ләшү­ләр

Русия беркайчан да Украина буенча диалогтан баш тартмады, ләкин 2022 елның мартында Истанбулда сөй­ләшүләр туктатылганнан соң беренче адымны ясарга җыенмый. Ни өчен без кем­неңдер ялгышларын төзә­тергә тиеш?
Хәлне җайга салу шартлары, шул исәптән хәзерге торышында вәзгыятьне саклау турында фикер алышырга кирәк. Безнең белән беркем дә сөйләшүләр алып барырга теләми яки, дөрес­рәге, сөй­ләшергә телиләр, әмма ничек икәнен белми­ләр. Мин нәрсә теләгәннәрен беләм, ләкин моны ничек эшләргә икәнен берничек тә аңлый алмыйлар.

Мөнәсәбәтләрнең килә­чәге

Көнбатышта Украинадагы хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсен­дә урыс халкының бер өлешен икечесеннән мәңге­леккә аердык, дип юкка гына шатланалар. Иртәме-соңмы барыбер килешәчәк­без. Бәлки, бүгенге хәл-шартлар сәер дә тоелыр: барыбер халыклар арасындагы мөнәсә­бәтләр терге­зелә­чәк. Күп вакыт таләп ителәчәк, әмма ул тергезеләчәк.

Чикләр турында

Украина – билгеле мәгъ­нәдә Сталин ихтыяры буенча, шул исәптән Венгрия, Польша һәм Румыния терри­торияләреннән төзел­гән ясалма дәүләт.
Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән беркайчан да Венгрия җирләрен кайтару мөмкин­леге турында фикер алышмадым, аларны Украинага Сталин вакытында тапшырганнар.
Кара диңгез буе Украинага беркайчан да бернинди тарихи мөнәсәбәттә булмаган, бу хакта сүз дә булуы мөмкин түгел.

Денацификация

Русия Украинада Гитлер белән хезмәттәшлек иткән кешеләрдән милли геройлар ясауга юл куймаска тырыша. Бу теорияне һәм практиканы тормышка ашыручы һәм аны саклап калырга тырышкан кешеләрдән котылырга кирәк, денацификация менә нәрсә ул. Истанбулда бу хакта килешә алдык.
Украина кризисы өчен җаваплылык
Аңлыйм, корал ярдәмен­дә 2014 елда Донбасста башланган бу сугышны туктатырга карар кылуны без­нең хата, дип әйтергә мөмкин.
Әмма ул вакытта НАТО­ның, вәгъдәләрен бозып, киңәюен, Украина терри­тория­сендә альянс базаларын урнаштыруын искә төшерергә кирәк. 2014 елда Украинада дәүләт властен үзгәртүгә әйләнеп кайтыйк.

Халыкара хәл

Тынычлык һәм иминлек бердәм булырга, ә “алтын миллиард”ка исәпләнмәскә тиеш.
Русиянең каршы тору чаралары бар. Әмма НАТО һәрвакыт ялган Русия янаулары белән куркытты. Акылы булган кеше моның фейк икәнен белә. Бу – Русиягә каршы тору сылтавы белән АКШ һәм Европа салым түләүчеләреннән өстәмә акча алу өчен эшләнә.
Русия янаулары турындагы белдерүләр – гади халыкны куркыту өчен генә. Безнең Польшада да, Латвиядә, беркайда да бернинди кызыксынуларыбыз юк.

Байден белән сөйләшү мөмкинлеге

Беничә тапкыр АКШ президенты Джо Байденны, Русияне читкә этәреп, тарихи масштабтагы зур хата ясыйсыз, дип кисәттем.
Шуннан бирле сөйләш­мәдек, әмма безнең төрле ведомстволар линиясе буенча билгеле бер контактларыбыз бар. Алар ярдәмендә Русия Америка Кушма Штатларына Киевка корал тапшыруны туктатырга кирәк һәм барысы да берничә атна дәвамында тәмамланачак, дип аңлата.

Гершкович эше

Гершкович, һичшиксез, Русиядә шпионаж белән шөгыльләнгән. Без бик күп игелекләр эшләдек, минем­чә, барлык лимитларны да бетердек. Русия һәм Амери­каның махсус хезмәт­ләре сөйләшүләр алып бара. Гершкович әфәнденең туган иленә кайтуы бик ихтимал.

“Төньяк агымы”

Русия дөньяга “Төньяк агымы”н шартлату турында үз мәгълүматларын тәкъдим итми, чөнки пропаганда сугышында Америка Кушма Штатларын җиңү бик кыен. Бу эшкә керешергә мөмкин, ләкин бу үзеңә кыйммәтрәккә төшүе бар. Нәрсә булганлыгы бөтен дөньяга болай да ачык билгеле.

Ил икътисады

Узган елда Русия, дөнья­да аңа каршы иң күп санк­цияләргә карамастан, Евро­паның беренче икътисады булды.

Рухи кыйм­мәтләр

Русия үз кешеләрен, үзен һәм уртак киләчәген яклый.
Урыс православие чир­кәвен беркем дә аера алмаячак, чөнки ул территорияне түгел, җаннарны берләштерә.
Русия һәрвакыт башка диннәрне тотучы кешеләргә лояль, аның көче шунда.

Кытай белән хезмәттәшлек

Русия белән Кытай бер-берсен югары технология­ләр һәм энергетика өлкә­ләрендә баланслы рәвештә тулыландыралар.
Кытай белән хезмәт­тәшлек Русия өчен куркыныч, дигән белдерүләр бары тик куркыту кына. Европа аның белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итә. Европалылардан сорагыз, алар курыкмыйлармы?

НАТО

Мәскәү НАТОга керү мөмкинлеге белән кызыксынды һәм Вашингтонга бер­гәләп ракетага каршы оборона системасы төзергә тәкъдим итте. АКШ президентлары моны хуплады, тик аларның хакимияте баш тартты. Һәм без гипертавыш системалы кораллар булдырдык, өстәвенә континентара ераклыкка да, һәм аларны үс­терүне дәвам итәбез.
АКШ даими рәвештә Русиягә басым ясады, шул исәптән Америка Кушма Штатларында Советлар Союзы белән көрәш буенча артык күп белгечләр, шартлы рәвештә әйткәндә, артык җитештерү куәтләре булганга. Моннан котылырга кирәк, киләчәккә карап эш итүче һәм дөньяда ниләр барганын аңлый торган яңа көчләр булырга тиеш.

Илон Маск һәм техно­логияләр үсеше

Кешелеккә ясалма интеллект, генетик тикшеренүләр һәм башка заманча юнәлеш­ләр, туктатып булмый торган өлкәләрне җайга салу турында килешергә кирәк.
Хәзер АКШта Илон Маск ниндидер кешенең баш миенә чип керткән, диләр. Минем уйлавымча, Маскны туктату мөмкин түгел, ул барыбер кирәкле нәрсәне эшләячәк. Әмма аның белән ничектер килешергә, аны ышандыру өчен ниндидер ысуллар эзләргә кирәк.

АКШ сәясәте

Вашингтон сәясәте президент постын кем биләп торуына бәйле түгел. Эш лидерның шәхесендә түгел, ә ил элитасының кәеф­ләрендә.
Хәзер Америка Кушма Штатлары алмашынучан дөньяга көч ярдәмендә җайлашырга тырыша. Әмма АКШ элек куллана торган кораллар хәзер эшләми.
Украинадагы вакыйга­ларның ни белән тәмам­лануына карамастан, дөнья барыбер үзгәрәчәк. Америка Кушма Штатларның урыны да үзгәрәчәк. Моның ничек буласы гына әлегә билгесез.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас