Региональ телерадиотапшырулар оешмалары каналларында түләүсез вакытны теркәлгән кандидатлар, шулай ук аларны күрсәткән һәм жирәбә үткәрүдә катнашуга республика Үзәк сайлау комиссиясендә гариза биргән сәяси партияләр алырга мөмкин.
Мондый гаризалар турыдан-туры яисә Русия Үзәк сайлау комиссиясе аша Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясенә теркәлгән кандидатларны күрсәткән барлык сәяси партияләрдән керде.
Жирәбә үткәрүдә 8 теле- һәм радиоканал катнашты: алар - «Россия-1», «Россия 24», «БСТ», «Радио России», «Маяк», «Вести ФМ», «Спутник ФМ», «Юлдаш».
Фото: сikrb.ru