Русия Президенты Владимир Путин хезмәт династияләре өчен дәүләт бүләген булдыру идеясен хуплады.
Мондый башлангыч белән дәүләт башлыгы Свердловск өлкәсенә сәфәре вакытында булган "Уралвагонзавод" эшчеләренең берсе чыгыш ясады.
"Дөресен әйткәндә, мондый уй башыма да килгәне булмады", - диде Путин. Ул Хөкүмәткә һәм Президент Хакимиятенә бу мәсьәләне уйларга кушачагына вәгъдә итте.
Русия лидеры шулай ук күптән түгел Русиядә "Хезмәттәге уңышлар өчен" билгесен һәм "Фидакарь хезмәт өчен" орденын гамәлгә куюларын искәртте.
#ВладимирПутин