Башкортстан Русия Президентын сайлауларга әзерләнә. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге февраль ае социологиясе нигезендә, алда торган вакыйгалар турында русиялеләрнең мәгълүмат дәрәҗәсе 85 процент тәшкил итә: 81 проценты ай һәм аны уздыру елын дөрес атаган, 4 проценты елны гына атый алган.
Бүген, 17 февральдә, республикада, бөтен илдәге кебек үк, төбәк халкына адреслы мәгълүмат җиткерү башланды. Участок сайлау комиссияләре хезмәткәрләре йортлар буйлап обход ясаячак.
Башкортстанда сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб эксперты Александр Кобыскан сүзләренчә, "ИнформУИК" проекты - кайчан да булса уздырылган иң масштаблы мәгълүмати кампания.
"Бу яңа тәҗрибә түгел: ул Русиядә элегрәк берничә дистә ел дәвамында кулланылды, шуңа күрә бу формат өлкән буынга күбрәк таныш булырга тиеш. Үзәк сайлау комиссиясе быел әлеге механизмны яңадан файдалана. Сайлаучыларга адреслы мәгълүмат бирү вакытында обходчиклар мобиль кушымтаны кулланачак. Ул сайлаучылар исемлеген төгәлләштерергә һәм алда торган сайлаулар турында, тавыш бирү ысуллары турында кирәкле бөтен мәгълүматны бирергә, аз мобильле сайлаучылар йортларында тавыш бирү теләген теркәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Александр Степанович. – Йортларга обход ясау башлангычы дөрес, актуаль һәм акланган, миңа калса. Интернет челтәрендә хәзер төрле мәгълүмат бик күп, чөнки сайлаучыларга шәхси аралашу барышында юнәлеш алу, сораулар бирү җиңелрәк. Моннан тыш, адреслы мәгълүмат бирү - ерак җирдә яшәүче, яки коммуникациянең электрон чаралары белән файдаланмаган кешеләргә сайлаулар турында сөйләүнең бердәнбер мөмкинлеге”.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә билгеләп үтүләренчә, обходчиклар белән эшләү куркынычсыз. Участок сайлау комиссияләренең барлык вәкилләре дә таныклык, V триколор хәрефе рәвешендәге значок, ак жилет һәм сайлау кампаниясе логотибы төшерелгән букча, телефон яисә планшет алачак. Сайлаучылар обходчиктан паспорт күрсәтүен сорарга хокуклы.
Фото: bashinform.ru