+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 февраль 2024, 13:43

Авдеевканы алу - Җиңүгә тагын бер мөһим адым

Владимир Путин Русия хәрбиләрен Авдеевка шәһәрен контроль астына алулары белән котлады. Бу хакта аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Авдеевканы алу - Җиңүгә тагын бер мөһим адымАвдеевканы алу - Җиңүгә тагын бер мөһим адым
Авдеевканы алу - Җиңүгә тагын бер мөһим адым

Шушы көннәрдә оборона министры Сергей Шойгу Владимир Путинга Авдеевканы Русия армиясе тулысынча контрольгә алуы турында хәбәр итте. "Центр" гаскәрләре төркеменең операциясе белән генерал-полковник Андрей Мордвичев җитәкчелек иткән. Нәтиҗәдә, 31,75 квадрат километр мәйданлы территория алынган.

- Владимир Путин Кремльдә оборона министры Сергей Шойгуның Авдеевканы алу турындагы рапортын тыңлады. Ул безнең хәрби хезмәткәрләрне шундый мөһим җиңү һәм уңыш белән котлады, - диде Песков.

Авдеевканы алу уңаеннан Владимир Путин Мордвичевка котлау телеграммасы җибәргән һәм аңа хәрби гамәлләре өчен рәхмәт белдергән.

- Махсус хәрби операция бурычларын хәл иткәндә һәлак булган геройларга мәңгелек дан, - дип йомгаклады Владимир Путин.

Исегезгә төшерәбез, Авдеевка өчен сугышлар 2023 елның октябреннән бирле барды.

Фото: ria.ru, POOL

Автор:Гульназ Саркеева
Читайте нас