Дәүләт җыелышы-Корылтайның 21 февральдә үткән пленар утырышында парламент Рәисе Константин Толкачев “2023 елда Башкортстан Республикасында законнар чыгару эшчәнлеге торышы турында” доклад белән чыгыш ясады. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай җитәкчесе узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, быелга өстенлекле бурычлар билгеләде.
Иң тәүдә Константин Толкачев былтыр Дәүләт җыелышы-Корылтайга узган сайлаулар нәтиҗәсендә, аның составы 60 процентка яңаруын һәм югары вазыйфага тәүге тапкыр сайланган яшь, энергияле депутатлар белән тулылануын сызык өстенә алды.
— Һөнәри нигездә эшләүче депутатлар саны да артты. Бер парламент комитеты өстәлде, кайберләренең эшчәнлек даирәсе киңәйде. 9 яңа эшче төркем һәм 17 эксперт советы булдырылды. Болар барысы да Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлегендә уңай чагылыш тапты, — диде Константин Толкачев.
Яңа состав депутатлар эшләгән иң мөһим документ дип Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Башкортстан Республикасының агымдагы елга бюджеты турында законны атады. Беренче тапкыр бюджет күләме 300 миллиард сумны узып киткән. Анда республика халкы алдындагы социаль йөкләмәләрне үтәүгә дә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә дә, санкцияләр басымы шартларында төбәк икътисадын үстерүгә дә җитәрлек күләмдә акча салынган. Бу юнәлештә берлектәге нәтиҗәле эш өчен Константин Толкачев Финанс министрлыгына, Хөкүмәткә һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гомумән алганда, былтыр Дәүләт җыелышы-Корылтайның 12 Президиум утырышы һәм 11 пленар утырышы үткән. Алар нәтиҗәләре буенча 144 закон кабул ителгән. Депутатлар тарафыннан Дәүләт думасыннан кергән 850 федераль закон проекты каралган, янә дә төбәк башкарма власть органнарыннан килгән 114 закон чыгару башлангычы һәм мөрәҗәгать тикшерелгән. Парламентта бюджет буенча җәмәгать тыңлаулары, 16 түгәрәк өстәл утырышы үткән, 63 тапкыр республикада законнар үтәлеше турында Хөкүмәт әгъзаларының, оешмалар җитәкчеләренең мәгълүматы тыңланган.
Республика парламенты тарафыннан узган елда кабул ителгән иң мөһим законнар арасында Константин Толкачев “Башкортстан Республикасында гаилә предприятиеләрен үстерү турында”, “Башкортстан Республикасында патриотик тәрбия турында”, “Башкортстан Республикасының халык нәфис сәнгать кәсепләренең атказанган остасы” мактаулы исемен булдыру турында” һәм башка күпсанлы яңа башлангычларны атады. Әйткәндәй, мондый законнарның кайберләре башка төбәкләрдә генә түгел, ил күләмендә дә юк һәм Башкортстан әлеге җәһәттән юл күрсәтүче булып тора.
Әлбәттә, парламент тарафыннан кабул ителгән законнарның байтак өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары булдыруга юнәлтелгән. Бу уңайдан Константин Толкачев билгеләвенчә, соңгы ике елда шундый эчтәлекле 20дән артык закон кабул ителгән.
— Узган елның язында без закон нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының түләүсез юридик ярдәм алуга хокукын беркеттек, шулай ук аларны транспорт салымы түләүдән азат итүче закон кабул иттек. Көзге сессиядә исә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын тиешле ташламалар белән бергә Донбасс өчен 2014 елдан алып сугышкан барлык яугирләр өчен дә бирүне закон белән ныгыттык. Моңа кадәр хәрби хәрәкәтләрдә 2022 елның 24 февраленә кадәр катнашучылар мондый статустан мәхрүм иде һәм хәзер бу гаделсезлек бетерелде. Көзен без, шулай ук, махсус хәрби операция зонасында эшләүче социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга дәүләт ярдәме турында, Русия Федерациясе орденнары белән бүләкләнгән яки Русия Герое исеменә лаек булган яугирләргә шәхси торак төзелешенә түләүсез җир участоклары бирү турында законнар кабул иттек. Янә дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аның ветераннарына дәүләт органнарында шәхси кабул итүгә беренче чиратта керү хокукы бирүче “Башкортстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Законга төзәтмәләр кабул ителде”, — диде Константин Толкачев.
“Ватан сакчылары” махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт ярдәм фондының республика филиалын җитәкләүче Гөлнур Колсарина, М. Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабының Координация советы җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов, СВОда катнашучылар белән турыдан-туры эшләүче Салават Хөсәенов һәм башкалар үзләре җитәкләгән юнәлешләрдә яугирләр мәсьәләләрен хәстәрләсә, кулына корал алып, ил мәнфәгатьләрен турыдан-туры яу кырында яклаучы депутатлар да юк түгел. Аерым алганда, узган ел башында республика парламенты депутаты Булат Юмадилов алгы сызыкка басса, аның үрнәгендә яңа чакырылыш депутатлары Яков Кугубаев һәм Алексей Локотченко да махсус хәрби операция зонасына юлланды. Гомумән, Константин Толкачев билгеләвенчә, бүгенге көндә республикадан төрле дәрәҗәдәге 40тан артык депутат махсус хәрби операциядә катнаша.
Башкортстан парламенты Русия Дәүләт думасының түбәнге палатасына керткән федераль закон проектлары саны буенча да абсолют лидер булып тора. Сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына 29 шундый башлангыч кертелеп, шуларның өчесе федераль, берсе федераль конституцион закон статусын алган. Янә дә 50 закон чыгару башлангычы Закон чыгаручылар советына юнәлтелгән.
Башкортстан парламенты Русия төбәкләренең һәм дустанә дәүләтләрнең Законнар чыгару җыелышлары белән парламентара бәйләнешләрне үстерү юнәлешендә дә колачлы эш алып бара.
— Ижевскида, Пермьдә, Кировта һәм Чабаксарда үткән ил субъектларының законнар чыгару органнары утырышларында катнаштык. Узган елның февралендә Беларусь Республикасына Башкортстанның рәсми делегациясен җитәкләдем. Гомель өлкәсендә мөһим парламентара һәм эшлекле очрашулар үтте. Җәен исә Русия һәм Беларусь төбәкләренең Х форумы кысаларында Уфада төбәкләр парламентлары делегацияләре очрашты. Анда Русиянең — 30, Беларусьның дүрт төбәк делегацияләре катнашты. Форум кысаларында Гомель өлкәсе Советы депутатлары белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Ел дәвамында Башкортстан парламенты Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе, Татарстан Республикасының Конституцион Советы делегацияләрен, Дәүләт думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Геннадий Семигинны кабул итте.
Дагстанда, Абхазиядә, Саха (Якутия) Республикасында үзебезнең тәҗрибә белән уртаклаштык. Ноябрьдә исә ЛНР һәм ДНРның халык советлары белән хезмәттәшлек турында килешү проектлары расланды. Якын арада аларга кул куелачак, — диде Константин Толкачев.
Язгы сессиягә дә республика парламенты җитди эш планы билгеләгән.
— Без аңа 68 республика закон проектын керттек. Бу бер ел элек булган саннан 1,5 тапкыр күбрәк һәм сессия дәвамында тагы да артыр, дип уйлыйм. Бер сүз белән, яңа чакырылышка бәйле парламентта активлык тагы да артты. Һәм монда язгы сессиягә кертелгән күп кенә закон проектларының депутатлар тарафыннан гына түгел, ә шәхсән Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителүен дә билгеләргә кирәк, — диде Константин Толкачев.
Илдар Фазлетдинов.