+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 февраль , 14:15

Президент Владимир Путин Юллама белән мөрәҗәгать итә

Әлеге минутларда Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә. Гадәттәгечә, чарада Федерация Советы, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Конституцион һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, төбәкләрнең Законнар чыгару җыелышлары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Быел, узган елдагы кебек үк, кунаклар арасында махсус операциядә катнашучылар да бар.

Президент Владимир Путин Юллама белән мөрәҗәгать итә
Президент Владимир Путин Юллама белән мөрәҗәгать итә


Үз мөрәҗәгатендә Владимир Путин илдәге эшләр торышына бәя бирә, эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгели. Элегрәк дәүләт башлыгы үзе белдергәнчә, аның Юлламасы, эчке сәяси хәл-шартларны исәпкә алып, якындагы алты елга бурычларны кую булачак.

Владимир Путин Юллама тексты өстендә һәрвакыт шәхсән эшли. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренчә, дәүләт башлыгы дистәләгән телефон шалтыратулары ясый, Хөкүмәт әгъзалары, ведомстволар җитәкчеләре, Хакимияттә ярдәмчеләре белән очрашулар үткәрә һәм, әлбәттә, документны әзерләү элементларының берсе – киңәшмәләр үткәрү. Быел Юлламага ике көн кала Владимир Путин очрашулар һәм чаралар үткәрмәде, үз вакытын тулысынча Юлламага әзерләнүгә багышлады.

Юлламаны “Беренче”, “Россия 1” һәм “Россия 24” федераль каналлары, шулай ук Русиянең башка киңкүләм мәгълүмат чаралары трансляцияли.

Президентның мөрәҗәгатен, шулай ук, Русиянең 20 шәһәрендә 23 кинотеатрда күрсәтәләр. Уфада аны зур экранда күрергә мөмкин, аерым алганда, Инорс бистәсендәге “Акварин” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан “Синема 5” челтәре кинотеатрында. Моннан тыш, Президент Юлламасын челтәрнең башка кинотеатрларында да күрсәтәләр (алар илнең 17 шәһәрендә бар).

Русия Президентының Федераль җыелышка беренче тапкыр Юлламасы 1994 елның 24 февралендә Борис Ельцин тарафыннан игълан ителде.

Русия Президенты Владимир Путин беренче тапкыр 2000 елның 8 июлендә Юллама белән мөрәҗәгать итте. 2023 елда ул Федераль җыелышка Юлламасын 21 февральдә игълан итте. Юллама 1 сәгать 45 минут дәвам итте, ул иң дәвамлысы булды.

Фото: ria.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: