- Мин үзем Русия Федерациясе Президентының Федераль җыелышка Юлламасын ьиткеръ барышында күп тапкырлар катнашу бәхетенә ирештем. Бу Юллама бүген бик актуаль, аның эчендә безнең гаиләләргә, яшьләргә, сәнәгатькә, үсешнең технологик базасына, кече һәм эре бизнеска, инвестицияләргә, төбәкләргә һәм урындагы үзидарәгә ярдәм итүнең яңа кораллары һәм программалары каралган.
Баштан ук илебез Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция барышында тормышка ашыруга кагылган, илнең һәр кешесен борчыган зур бурычлар белән чыгыш ясады. Миңа, Кораллы Көчләрдә 30 елга якын хезмәт иткән кешегә, Президентның илне яңа шартларда саклау турындагы мөрәҗәгате ачык аңлашыла. Владимир Путин әйтүенчә, безнең ил һәм гражданнар теләсә нинди сынауларны лаеклы үтә алуын исбатлады. Бөтен илебез халкы махсус хәрби операцияне хуплады һәм Җиңүне якынайтыр өчен бөтен көчен сала.
Безнең икътисад сыгылмалылык һәм тотрыклылык күрсәтте, ә Русия бизнесы үз сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен 2 млрд сумнан артык акча җибәрде. Бу безнең икътисадның тотрыклылыгын һәм аның мөмкинлекләрен күрсәтә.
Русия Президенты Владимир Путин Юлламада бүгенге көннең актуаль темаларын күтәрде. Анда һәр кешене борчыган темалар искә алынды һәм аларны тиз рәвештә хәл итү юлы расланды. Илебезнең һәм Русия Кораллы Көчләренең үсешенә игътибарлы һәм кайгыртучан булганы өчен без илебез Президентына рәхмәтле булырга тиеш, - диде Башкортстан буенча "Русия эзтабарлары отрядлары" советы рәисе Илдар Бикбаев.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.