+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
5 март 2024, 05:30

“Безнең уңышка, җиңүгә, Русиянең киләчәгенә ышанам!”

Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. 29 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Быел игътибар үзәгендә – илнең стратегик планнары, махсус хәрби операция, шулай ук балалы гаиләләр өчен ташламалар һәм гамәлдәге гомумдәүләт проектларын киңәйтү. Президент чыгышыннан төп цитаталар – безнең мәкаләдә.

“Безнең уңышка, җиңүгә, Русиянең киләчәгенә ышанам!”“Безнең уңышка, җиңүгә, Русиянең киләчәгенә ышанам!”
“Безнең уңышка, җиңүгә, Русиянең киләчәгенә ышанам!”

Юлламаның максаты

Федераль җыелышка һәр Юллама – ул, барыннан да элек, киләчәккә караш. Һәм бүген сүз безнең якындагы планнар турында гына түгел, ә стратегик бурычлар турында да барачак.
Гражданнарның тәкъдимнә­ре, аларның ышанулары һәм өметләре тәкъдим ителәчәк башлангычларның нигезе булды. Фикер алышу дәвам итәр дип өметләнәм, чөнки барлык ниятләрне без бергә генә тормышка ашыра алабыз.
Без сезнең белән иң катлаулы бурычларны хәл итәргә, иң катлаулы сорауларга җавап бирергә сәләтле булуыбызны исбатладык инде. Без эштә Русия халыкларының мәңгелек бердәмлеге бөтен нәрсәне җиңеп чыгучы көч булуын исбатладык. Нәкъ шулай, бөтен дөнья белән глобаль эпидемияне чигендерергә генә мәҗбүр итмәдек, җәмгыятьтә үзара ярдәм кебек кыйммәтләр хакимлек итүен исбатладык.

СВО геройлары, гаиләләре һәм махсус операция

Бөтен икътисад сыгылмалылык һәм тотрыклылык күрсәтте, эшкуарларга һәм җитештерүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Производстволарда фронтка күпме кирәк, шулкадәр – өч сменада эшлиләр.
Русия бизнесы ике ел эчендә фронтка ярдәм итү өчен волонтерлык оешмаларына миллиардлаган сум акча юнәлтте. Безнең геройлар алар белән бөтен ил теләктәш булуын беләләр. Властьның барлык органнарыннан алга таба да геройларыбызның әти-әниләре, хатыннары, балаларына ярдәм итү өчен барысын да эшләүләрен сорыйм.
Донбасстагы бу сугышны без башламадык. Әмма, инде күп тапкырлар әйткәнемчә, аны тәмамлар, нацизмны юкка чыгарыр, махсус хәрби операция­нең барлык бурычларын хәл итәр өчен барысын да эш­ләячәкбез.

Көнбатышның омтылышлары һәм суверенитет

Көнбатышка Русия урынында үзләренә бәйле, үлеп баручы җирләр, киңлек кирәк. Алар башка күп кенә төбәк­ләрдә, шул исәптән Украинадагы кебек үк, илебезне эчтән таркатырга теләде.
Без юлыбызны үзебез һәм бары тик үзебез генә билгеләя­чәкбез. Буыннар бәйләнешен саклаячакбыз. Бүген суверенитетны саклау һәм ныгыту барлык юнәлешләр буенча бара. Барыннан да элек – безнең сугышчылар нык һәм фидакарь сугышкан фронтта. Зур сынаулар аша узып, фронтта көрәшүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәм. Бөтен халык сезнең батырлыгыгыз алдында баш ия.

Русия Кораллы Көчләре

Кораллы Көчләребез гаять зур хәрби тәҗрибә туплады. Бу гаскәрләрнең барлык төрләренең үзара хезмәттәш­легенә, заманча тактикага кагыла. Кайда һәм нинди проблемалар барлыгын күрәбез һәм алар, чыннан да, бар. Аларны ничек хәл итәргә кирәклеген аңлыйбыз.
Кирәк булса, стратегик атом-төш коралы куллануга армия тулысынча әзер. Гас­кәргә “Сармат” ракеталары куелды. Без тиздән аларны хәрби кизү торуда күрсәтә­чәкбез.
Кораллы Көчләрнең нәтиҗәле икътисадын төзергә кирәк. Безгә инфраструктура һәм башка мәсьәләләрне хәл итү темпларын арттыру мөһим. Армия һәм флотны тәэмин итүне яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Сүз пилотсыз очкычлар, һава һөҗүменә каршы оборона системалары, шулай ук югары төгәллекле корал турында бара.

АКШ һәм Европа белән сөйләшүләр

Русия АКШ белән стратегик тотрыклылык мәсьәләләре буенча диалогка әзер. Тик шуны ассызыклыйсы килә: мине барысы да дөрес аңласын иде – без Русиягә ачыктан-ачык дошманлык белән караучы дәүләт белән эш итәбез. Бүгенге Америка хакимиятләренең стратегик тотрыклылык мәсьәлә­ләре буенча сөйләшүләрдә кызыксыну белдерүе – ул демагогия, дип уйларга барлык нигезләр дә бар.
Хәзер, оялмыйча, Русия, имеш, Европага һөҗүм итәргә җыена дип белдерәләр. Без сезнең белән моның саташу икәнен яхшы аңлыйбыз. Ә шул ук вакытта алар үзләре Русиягә һөҗүм максатларын сайлый. Украина территориясенә НАТО интервентларын җибәрү турында сөйләшүләр алып баралар. Илебез территориясенә интервентларны җибәрүче­ләрне яхшы хәтерлибез. Алар – бу авыр сынаулар аша үтмәгән кешеләр, алар сугыш­ның нәрсә икәнен оныткан инде. Безнең буын Кавказда халыкара террорчылыкка каршы көрәш вакытында шундый сынаулар аша узды. Әмма хәзер алар өчен нәтиҗәләр күпкә фаҗигалерәк булачак.
АКШ һәм аларның сателлитлары гамәлләре, асылда, халыкара иминлек системасын җимерүгә китерде. Бу Русия мәнфәгатьләренә яный. Ә суверен, көчле Русиядән башка бернинди ныклы дөнья булу мөмкин түгел. Әгәр дә сәяси тотрыклылык белән бәйле мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә теләсәк, моны бердәм комплекста гына эшләргә кирәк. Һәм беренче чиратта Русиянең иминлеген истә тоту мотлак.

Русиянең икътисади һәм халыкара статусы

Русия белән мөнәсәбәтләр төзүгә яңадан-яңа дәүләтләр актив кушыла. Евразия икътисади берлеге һәм Кытай Халык Республикасының “Бер пояс – бер юл” башлангычлары кысаларында интеграцион процессларны үзара бәйләүдә, Евразия партнерлыгы төзүдә зур перспективалар күрәбез.
Русия икътисады 2023 елда дөньякүләм икътисадтан тиз­рәк үсте, “зур җиделек” илләрен узып китте. Бүген Русия – Европада иң эре икътисад, һәм сатып алу сәләте паритеты буенча – дөньяда бишенче икътисад. Алга таба тагын бер адым ясарга һәм дүртенче икътисад булырга кирәк. Икътисад үсешендә соңгы дистә елларда башкарылган эш зур роль уйнады.

Гаилә һәм традицион кыйммәтләр

“Россия” күргәзмәсендә “Гаилә елы”на старт бирелде. Гаилә кыйммәтләре, мәдәният һәм әхлак нигезләре кебек үк, буыннан-буынга тапшырыла. Һәм, әлбәттә, гаиләнең төп кыйммәте – нәселнең дәвам­лылыгы, балалар туу.
Без яңа кыйммәтләрне сайлый торган кайбер илләрдә ниләр барганын күрәбез. Ә без тормышны сайлыйбыз. Күре­неп тора, икътисад кына түгел, тышкы факторлар туучылар санына да, тәрбиягә дә, кыйммәтләргә дә йогынты ясый. Гаиләгә ярдәм итү безнең дәүләт стратегиясе үзәге булырга тиеш. Якындагы алты елда без туучылар санының тотрыклы үсешенә ирешергә тиеш. Моның өчен ярдәм турында өстәмә карарлар кабул итәчәкбез.

Ярлылык белән көрәш

2000 елда Русиядә 42 милионнан артык кеше ярлылык чигендә булган, узган ел ахырына аларның саны 13 миллион кешегә кадәр кимегән. Әлбәттә, бу да күп. 2023 елның 1 гыйнварыннан аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие булдырылды. Узган ел бу пособиене 11 миллионнан артык кеше алды. Шулай ук социаль контрактны рәсмиләштерү процедурасы гадиләштерелде. Хәзер аны рәсмиләштерүгә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза бирергә мөмкин.
Без ярлылык белән кө­рәшкә аерым басым ясарга тиеш. Гаиләләргә ярдәм итү һәм туучылар санын арттыру өчен “Гаилә” дигән яңа гомум­дәүләт проектын эшләтеп җибәрәчәкбез. Туучылар саны Гомумрусия дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган Федерация субъектларына өстәмә рәвеш­тә ярдәм итәргә тәкъдим итәм.
“Гаилә ипотекасы”н 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм. Торак фондының тотрыклы яңартылуы һәм һәркем сатып алырлык булуы мөһим.

Күпбалалы гаиләләр

Русиядә 10 миллионнан артык гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк бала үсә. Мондый гаиләләр – безнең горурлыгыбыз. Бөтен ил буенча күпба­лалы гаиләнең бердәм статусын билгели торган указга кул куелды. Өч балалы русия­леләр салымнарны азрак түләячәк. Ана капиталы индексацияләнәчәк, программаны 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм.

Спорт һәм гомер озынлыгы

Спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка урыннарда булырга тиеш. Федераль ресурслар исәбенә авылларда балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә алырлык спорт объектлары төзергә тәкъдим итәм.
Хәзер Русиядә уртача гомер озынлыгы 73 елдан артып китте, 2030 елга ул 78 елдан да ким булмаска тиеш, ә алга таба 80+ дәрәҗәсенә чыгарга кирәк.

Мәктәп һәм балалар бакчалары

Безнең күп кенә балалар бакчалары совет чорында ук ачылган һәм капиталь яңартуга мохтаҗ. Киләсе елдан аларны капиталь ремонтлау программасын башлыйбыз. Гомумән алганда, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясау өчен өстәмә 400 миллиард сумнан артык акча бүләчәкбез. Ә һөнәри белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга 120 миллиард сум бүленәчәк.

Яшьләр

Илнең иртәгәсе көне яшь буынның омтылышларын билгели. Яшьләр сәясәте өлкә­сендә уңай тәҗрибәне бер­ләштерергә һәм быел ук “Русия яшьләре” дигән яңа гомум­дәүләт проектын эшлә­теп җибәрергә тәкъдим итәм.

Төбәкләрдәге хезмәт хаклары

Төбәкләрдә уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе төрле. Шул ук вакытта укытучы яисә табиб һөнәре һәр төбәктә дә катлаулы һәм җаваплы булып кала. Һәм төбәкләр арасында хезмәт хаклары аермасы гадел түгел. Хөкүмәтне 2025 елда ук бюджетчыларга хезмәт хакының яңа моделен эшләүне сорыйм.

Мәгариф һәм БДИ

Лидерлык дәрәҗәсендәге беренче гомуми белем бирү мәктәбен быел ук төзи башлыйбыз.
БДИ механизмы камиллә­шергә тиеш, бу юнәлештә тагын бер адым ясарга тәкъдим итәм. Укучыларга тагын бер мөмкинлек бирергә кирәк. Укучы үзе сайлап алган очракта, аңа бер фәннән имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеге бирергә кирәк. Һәм моны вузларга документлар кабул итү ахырына кадәр эшләргә.
Мәгарифнең барлык дә­рәҗәләре бәйләнешен ныгытырга кирәк, алар уртак нәтиҗәгә эшләргә тиеш. Балаларны цехка, завод музейларына чакырыгыз. Шуңа бәйле рәвештә тагын бер – яңа “Кадрлар” гомумдәүләт проектын эшләтеп җибәрү турында игълан итәм.

Технологик суверенитет һәм фәнгә инвестицияләр

Дәүләт һәм бизнесның фәнни тикшеренүләргә кертем­нәре сизелерлек арттырылырга, эчке тулай продуктның 2 процентына кадәр җиткере­лергә тиеш. Фәнгә шәхси бизнес ягыннан инвестицияләр сизелерлек үсәргә тиеш, мондый кертемнәрнең нәтиҗә­лелеге зур роль уйный.
Русиянең эчке базарында үзебезнең продукция өлеше алты ел эчендә бер ярым тапкырга артырга тиеш. Үзебезгә шактый зур күләмдә кулланучылар товарлары, дарулар, станоклар җитештерергә кирәк. 2030 елда сәнәгать роботлары саны буенча Русия топ-24кә керергә тиеш.

Кече һәм урта бизнес

Кече һәм урта бизнес тагын да әһәмиятлерәк өлеш кертә. Бүген аның туризм, IT кебек тармакларда өлеше 20 проценттан арткан. Кешеләр үз эшен башларга омтыла, үзләренә, үз илләренә һәм үз уңышына ышаналар. Мондый иҗади энергияне, һичшиксез, хупларга кирәк.
Хөкүмәткә инде киләсе елдан ук яңа салым режимына күчүче компанияләр өчен салым йөкләнешен салмак киметү механизмын карарга кушам. Кече бизнеска махсус хокук бирергә, биш елга бер тапкыр кредит каникулларын рәсмиләштерергә тәкъдим итәм. Кече компанияләр динамик үсеш алсын өчен барлык шартларны да булдырырга кирәк. Кече эшкуарлык өчен салым режимы йомшартылырга тиеш, Хөкүмәттән тәкъ­димнәр кертүне сорыйм.

Агросәнәгать комплексы

Русия – бодай сату буенча дөнья лидеры. 2030 елга Русия агросәнәгать комплексында җитештерү күләме, 2021 елдагы белән чагыштырганда, кимендә 25 процентка артырга тиеш.

Илне санлаштыру

2030 елга илнең бөтен территориясендә югары тизлекле Интернетка керү мөм­кинлеген тәэмин итәргә кирәк. Бу юнәлешне үстерүгә 116 миллиард сум юнәлтәбез.
Русиядә “Мәгълүматлар икътисады” дигән яңа го­мум­дәүләт проекты эшләтеп җибәрелә. Русия – дәүләт хезмәтләрен электрон формада гамәлгә кертү буенча бөтендөнья лидерларының берсе, һәм ул бер урында тормаячак. Европа илләренә әле безнең юлны узарга туры киләчәк. 2030 елга икъ­тисадның һәм социаль өлкәнең барлык төп тармакларында санлы платформалар формалаштырырга кирәк.

Төбәкләрне үстерү

Төбәкләргә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында акчалар белән киңрәк эш итү мөмкинлекләрен бирергә кирәк. 2030 елга безнең барлык төбәкләр икътисади яктан мөстәкыйль булырга тиеш. Төбәкләрнең бюджет кредитлары буенча бу­рычларының өчтән ике өлеше гамәлдән чыгарылачак.

Кече шәһәрләр һәм авыллар

Шәһәр һәм авылларны үстерү планнарының авторлары булып аларда яшәүчеләр торырга тиеш. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан шундый халык проектларын финанслауны арттырырга тәкъдим итәм. Тулаем алганда, Русия буенча алты ел эчендә 30 меңнән артык иҗтимагый киңлекне төзекләндерәчәкбез.
Шулай ук Русиянең мәдәни мирас объектларын саклауның озайлы сроклы программасын формалаштырырга тәкъдим итәм.

Газ үткәрү программасы

Ташламалы газ үткәрү программасын, бакчачылык шир­кәтләрен исәпкә алып, ки­ңәйтергә кирәк. Күп кенә русиялеләр анда даими яшәү өчен йортлар төзи, күмер яисә утын ягып җылыта. Газ ягулыгына күчү мөһим.

Яңа элита

Сез беләсез, “элита” сүзе үзен дискредитацияләде. Чын элита – ул Русиягә хезмәт итүчеләр. Эше белән үзенең Русиягә бирелгәнлеген исбатлаган фидакарьләр.
Бу уңайдан мөһим карар дип саныйм – махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук гамәлдәге частьларда сугышучы солдатлар һәм офицерлар махсус кадрлар программасында катнашу өчен гариза бирә алачак. Аны “Геройлар вакыты” дип атыйк.

Йомгаклау

Мөстәкыйльлек, үз-үзеңне тәэмин итү, суверенитетны көн саен исбатларга кирәк. Бу – безнең, ата-бабаларыбызның Ватаны. Ул безгә генә һәм, әлбәттә, безнең киләчәк буыннарга гына кирәк. Эшне дәвам итәчәкбез, ел ахырына кадәр барлык гомумдәүләт проектлары да расланырга һәм дәүләт үсеше максатларына ирешүгә эшләргә тиеш.
Безнең программаларның төп нәтиҗәсе тонналар һәм километрлар белән үлчәнми, ул кешеләрнең бәяләве белән үлчәнә. Ел ахырына кадәр әле сөйләгән барлык гомумдәүләт проектлары расланырга тиеш. Бу аерым ведомстволар проектлары түгел, ә Гомумрусия үсешенә юнәлтелгән проектлар булырга тиеш.
Русия алдында торган бурычларның масштабы җәм­гыятьнең, дәүләтнең, биз­несның чиктән тыш төгәл, килешеп эшләвен таләп итә.
Катлаулы чорга, заман сынауларына һәм кыенлыкларга карамастан, без озак вакытлы максатлар куябыз. Бу – киләчәккә ышанычлы караучы көчле суверен ил программасы. Иң мөһиме: бүген барлык планнарны үтәү безнең солдатларга һәм офицерларга турыдан-туры бәйләнгән. Мин Русиянең барлык гражданнарына теләктәшлек һәм ышаныч өчен рәхмәт белдерәм.
Без – бер зур гаилә. Без бергә, һәм шуңа күрә ничек ниятләсәк, барысын да эш­ләячәкбез. Безнең уңышка, җиңүгә, Русиянең киләчәгенә ышанам.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров:
“Бу – үсеш Юлламасы!”


– Иң элек шуны аңларга кирәк: Юллама махсус хәрби операция барганда, Көнбатыш дәүләтләренең безгә каршы агрессив сәясәте шартларында игълан ителде, – диде Радий Хәбиров. – Әмма бернигә дә карамастан, бу – үсеш Юлламасы. Дус булмаган илләр безгә каршы эшләгән барлык тискәре процессларга карамастан, безнең ил үсеш ала, алга бара.
Юллама кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Моңа “Гаилә”, “Русия яшьләре”, “Кадрлар” гомумдәүләт проектларын һәм перспективалы технологик инициативаларны булдыру да керә.
Әгәр конкрет әйтсәк, бу Юллама – социаль юнәлешле. Шунысы мөһим: бу Юллама җентекле уйлап эшләнгән. Президентның һәр тәкъдиме финанс белән ныгытылган, алар безгә яңа башлангычларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сез беләсез, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, мәктәпләрне модернизацияләүнең федераль программалары бар. Без күптән инде, иске балалар бакчасы биналарында, студентлар тулай торакларында, югары уку йортлары һәм колледжларның уку корпусларында тәртип урнаштырырга кирәк, дип әйткән идек. Бу тәкъдимнәрнең барысы да Юлламада чагылыш тапты һәм, димәк, гамәлгә ашырылачак.
Сәнәгатькә ярдәм чаралары һәм төбәкләрне инвестицияләр җәлеп итү өчен мотивацияләү сизелерлек артачагы бик мөһим. Хәзер төбәк командаларының бурычы – бу программаларга нигезләнеп эшләү.


Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас