+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
5 март 2024, 14:30

Радий Хәбиров: "Эшне дәвам итәчәкбез"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Аргументы и Факты" басмасына зур интервью бирде.

Радий Хәбиров: "Эшне дәвам итәчәкбез"Радий Хәбиров: "Эшне дәвам итәчәкбез"
Радий Хәбиров: "Эшне дәвам итәчәкбез"

Республика Башлыгы вазыйфасында Радий Хәбиров берьюлы берничә зур чакыру белән эш итә. Башта - коронавирус, аннары Русиягә гаять зур санкцияләр ябырылды, СВО башланды. Республика сынауларны ничек җиңде, хәзер нинди вакыйгалар белән очраша һәм киләчәккә ничек әзерләнә - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Аргументы и Факты / aif.ru"ка сөйләде.

Күп сораулар СВО темасына кагылышлы булды. Башкортстан беренчеләрдән булып СВОга җибәрү өчен ирекле полк формалаштырды, сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Хәзер хакимият аларны ничек хуплый?

- СВО башлангач ук миңа ирекле батальоннар оештыру үтенече белән күп кенә оешмалар мөрәҗәгать итте. Беренче булып безнең милли герой - генерал Шәйморатов исемендәге ирекле батальон оештырылды. Шуннан соң Башкортстан буенча зуррак бүлекчәләр барлыкка килде. Алга таба ярдәм чаралары турында уйлана башладык.

Мәсәлән, без республика сугышчыларга көненә 2000 сум түли ала дип уйладык. Өстәвенә, бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә каралган. Болар барысы да Оборона министрлыгы акчасыннан тыш бирелә. Бездә, гомумән, барысын да санап чыкмаячакмын, 39 ярдәм чарасы бар. Алар бик төрле һәм без аларны хәрбиләргә генә түгел, ә аларның гаилә әгъзаларына да тараттык. Бу шифаханә-курорт дәвалануы, бушлай балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү, газ кертү сертификатлары, югары уку йортларында балалар өчен урыннар һәм башкалар. Шулай ук, без СВО зонасына автобуслар җибәрәбез, алар безнең хәрбиләрне отпускка алып кайта, ә аннары хезмәт итү урынына илтә.

Моннан тыш, иҗтимагый ярдәм, халык башлангычы бар: маскировка челтәрләре үрәләр, гуманитар конвой җибәрәләр. Ике елга якын вакытта без 110 гуманитар конвой җибәрдек, аларның һәркайсы берничә дистә эре фурадан тора. Минемчә, без ярдәм чараларының балансланган системасын булдыра алдык инде, әмма бу эшне без алга таба да дәвам итәчәкбез.

Интервьюның тулы вариантын түбәндәге сылтама буенча укыгыз: [leech=https://aif.ru/politics/russia/vremya_geroev_glava_bashkirii_rasskazal_o_sankciyah_bezhencah_i_boycah_svo]https://aif.ru/politics/russia/vremya_geroev_glava_bashkirii_rasskazal_o_sankciyah_bezhencah_i_boycah_svo[/leech]

Фото: aif.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас