+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 март 2024, 13:45

Владимир Путин русиялеләргә Президент сайлауларында тавыш бирү алдыннан мөрәҗәгать итте

Русия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгын сайлауларда өч көнлек тавыш бирү алдыннан русиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, бу сайлаулар нәтиҗәләренең алдагы елларда ил үсешенә турыдан-туры йогынты ясаячагын ассызыклады.

Владимир Путин русиялеләргә Президент сайлауларында тавыш бирү алдыннан мөрәҗәгать иттеВладимир Путин русиялеләргә Президент сайлауларында тавыш бирү алдыннан мөрәҗәгать итте
Владимир Путин русиялеләргә Президент сайлауларында тавыш бирү алдыннан мөрәҗәгать итте

Дәүләт башлыгы русиялеләрне тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

"Иртәгә, 15 мартта, бөтен гаять зур илебез буенча сайлау участоклары ачылачак: Русия Президенты сайлаулары буенча өч көнлек тавыш бирү башланачак. Алар Русиядә сигезенче тапкыр уза, бу - демократик дәүләтнең төп принципларының берсе булган сайлауларның даимилеген күрсәтә. Аларның нәтиҗәләре алдагы елларда ил үсешенә турыдан-туры йогынты ясаячак. Бу - бик мөһим, бик җаваплы вакыйга".

Русиядә хакимиятнең бердәнбер чыганагы булып халык тора, дип ассызыклады Президент. Русиялеләргә үз тавышын бирергә генә түгел, ә "үз ихтыяры һәм омтылышлары, Русиянең киләчәк үсешендә шәхсән катнашы турында төгәл әйтергә кирәк, чөнки сайлаулар - киләчәккә адым".

"Без инде бергәләшеп, ирек, суверенитет һәм Русия иминлеген, безнең кыйммәтләрне, традицияләрне, тарихны һәм мәдәниятне яклап, вөҗдан һәм дөреслек буенча эш алып барганыбызны исбатладык. Бездә нинди ил төзергә, нинди планнар төзергә дигән карашыбыз бар. Һәм бүген әлеге юлдан читкә тайпылмау, куелган масштаблы максатларга ирешү бик мөһим. Шуңа күрә алдагы көннәрдә бик күп нәрсә һәрберегезгә бәйле, - диде, русиялеләргә мөрәҗәгать итеп, Владимир Путин. - Сезнең һәр тавышыгыз кадерле һәм әһәмиятле. Шуңа күрә киләсе өч көндә үзегезнең сайлау хокукыгызны тормышка ашырырга чакырам. Безнең ил зур, һәм бөтен җирдә - һәр шәһәрдә, бистәдә, авылда - сайлау ачык булачак".

Фото: kremlin.ru

#ВыбираемПрезидента

#Башкортостан

#БашВыбор2024

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас