+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 март 2024, 12:06

Сайлауга - башкорт милли киемендә!

Нефтекама Башкорт гимназиясендә урнашкан 509нчы сайлау участогына тавыш бирергә матур башкорт милли киемендә бер төркем сайлаучы килгән.

Сайлауга - башкорт милли киемендә!Сайлауга - башкорт милли киемендә!
Сайлауга - башкорт милли киемендә!

Милли үзаң үсүе, халыкның үз милләте белән горурлануы, тамырларын белергә, өйрәнергә теләве бүген беркемне дә гаҗәпләндерми.
- Мин бит Башкортстанда яшим, үзебезнең милли киемне зур горурлык белән шатланып киям. Илебездә төрле милләт вәкилләре бертуганнар кебек яши, бу безнең республиканың һәм Русиянең иң зур байлыгы, - ди башкорт теле укытучысы Гүзәл Гайсина.
Гүзәл Сәгыйть кызы балаларга да Туган илебезнең матурлыгы, ана теленең байлыгы турында сөйли, аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.
Гүзәл Гайсина белән сайлауга килгән команда: шәһәр башкортларының башкарма комитеты, Королтай рәисе урынбасары Гөлчәчәк Якшыголова, активистлар Тәгъзимә Карманова, Олег Сәлахов, шәхси музей-студия хуҗасы, тарих-туган якны өйрәнүче Рәмзилә Акмалова - барысы да милли киемнәрдә.
- Без, башкортлар, тыныч тормыш, якты киләчәгебез өчен тавыш бирергә килдек. Бүген һәркем ирекле рәвештә сайлауларда катнаша, үз тавышын бирә. Илебез алга таба да ныклы, көчле булсын өчен Русияне дөрес юнәлештә алып барырга сәләтле Президент сайлыйбыз, - ди Олег Сәлахов.
Башкорт милләте вәкилләренең шулай матур итеп, бердәм булып, милли киемнәрдән сайлауга килүе, үз телләрен, милли киемнәрен хөрмәт итүе соклануга лаек. Алар дөрес әйтә: бүген Русиянең киләчәге сайлана.


Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Автор фотосы.

 

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас