Лида Сәгыйть кызы сайлау эшендә әлегә тайпылышлар булмавын әйтте. Халык кичә үк сайлау участокларына күпләп килгән. Бүген ял көне булу сәбәпле, иртән бераз гына сүлпәнлек күзәтелсә дә, төштән соң җанлылык башланган.
Күзәтүчеләр халык белән актив эшли, барлык сорауларга җавап бирә. Сайлауларны күзәтергә 100дән артык халыкара вәкил дә килгән. Алар сайлаулар турындагы законнар бозуларны ачыкламаган. Алар бүген 70 участоктагы эшне күзәткән.
Лида Исәргакова контроль эшенең яхшы оештырылганын ассызыклады. “Максатыбыз бер – барысы да ачык, үтәкүренмәле булсын”, - диде ул.
Иҗтимагый палата вәкиле Энҗе Әхмәдуллина Чишмә районында сайлаулар барышы турында сөйләде. Ул бер гаиләдән берничә буын вәкиленең килүен күрергә туры килүен дә әйтте. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә сайлау участокларында шартлар оештырылган.
Күзәтүчеләр сайлауга яшьләрнең аеруча күпләп килүен дә билгели.
Әлеге вакытка илдә барлык сайлаучыларның 60 процентка якыны тавыш биргән.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024